Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Александр Тыгин чиновникларны халыкка якынрак булырга чакырды

Уңыш, халыкның яшәү сыйфаты, шәһәр һәм районда яшәүчеләрнең муниципалитет җитәкчелегенә хөрмәте, район җитәкчелегенең халык белән үзара аңлашып эшләвеннән тора. Ә үзара аңлашуның төрле формалары бар хәзер. Менә алар: 1. Халык контроле. ТР Президенты башлангычы белән ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы эшләтеп җибәргән «Халык контроле» сайтында һәркем мөрәҗәгать итә ала: ул...

Уңыш, халыкның яшәү сыйфаты, шәһәр һәм районда яшәүчеләрнең муниципалитет җитәкчелегенә хөрмәте, район җитәкчелегенең халык белән үзара аңлашып эшләвеннән тора.
Ә үзара аңлашуның төрле формалары бар хәзер. Менә алар:
1. Халык контроле.
ТР Президенты башлангычы белән ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы эшләтеп җибәргән «Халык контроле» сайтында һәркем мөрәҗәгать итә ала: ул www.usluqi.tatar.ru порталында. Бирегә килгән сорауларга Яшел Үзән район хакимияте белгечләре 7 көн эчендә җавап бирергә тиеш.
2. Интернет - кабул итү
Интернеттан www.zelendol.ru сайтында интернет-приемная бүлегендә сорау бирергә була. Җавап 7 көн эчендә бирелергә тиеш.
3. Яшел Үзән муниципаль районның «Кайнар линия»се - 4-30-00. Монда кергән сораулар исә 24 сәгать эчендә тикшерелә.
Моннан тыш «Яшел Үзән» газетасы редакциясенең 5-68-03 телефоны аша да хәбәрләшергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250