Александр – призер
«Форпост» яшьләр берләшмәсе хезмәткәре 9нчы лицейның XI сыйныф укучысы Елагин Александр «Ел лицеисты-2013» спартакиадасының призеры булды. Спартакиада 13,14 ноябрьдә Казанның «Динамо» спорт базасында узды. Катнашучылар анда үзләренең физик яктан осталыкларын гына түгел, ә хокук саклау өлкәсендәге белемнәрен дә күрсәтте. Конкурс нәтиҗәсе буенча Елагин Александр «Коралны әйбәт белүче» номинациясендә II урын...
«Форпост» яшьләр берләшмәсе хезмәткәре 9нчы лицейның XI сыйныф укучысы Елагин Александр «Ел лицеисты-2013» спартакиадасының призеры булды.
Спартакиада 13,14 ноябрьдә Казанның «Динамо» спорт базасында узды.
Катнашучылар анда үзләренең физик яктан осталыкларын гына түгел, ә хокук саклау өлкәсендәге белемнәрен дә күрсәтте. Конкурс нәтиҗәсе буенча Елагин Александр «Коралны әйбәт белүче» номинациясендә II урын алды һәм ТР эчке эшләр министрының грамотасы һәм кыйммәтле бүләк - стереосистема белән бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев