Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Акчаны санап тоту хәерле

Гыйнварда Яшел Үзәндә «Түләүләрне исәпләү үзәге» мәгълүмат системасы төзелә. Бу - яңа төр хезмәт, хәзерге заман теле белән әйткәндә, пилот проект. Республикада мондый үзәкләр, Яшел Үзәннән кала, тагын 4 районда - Түбән Кама, Кама Аланы, Менделеевск һәм Алабугада булачак һәм аларда үзәкләр инде эшкә дә керешкән. Җитәкчеләрнең 21 гыйнварда Горький...

Гыйнварда Яшел Үзәндә «Түләүләрне исәпләү үзәге» мәгълүмат системасы төзелә. Бу - яңа төр хезмәт, хәзерге заман теле белән әйткәндә, пилот проект. Республикада мондый үзәкләр, Яшел Үзәннән кала, тагын 4 районда - Түбән Кама, Кама Аланы, Менделеевск һәм Алабугада булачак һәм аларда үзәкләр инде эшкә дә керешкән.
Җитәкчеләрнең 21 гыйнварда Горький исемендәге мәдәният сараенда узган дүшәмбе киңәшмәсендә «Татарстан Республикасы дәүләт заказы, инвестиция эшчәнлеге һәм төбәкара элемтәләр агентлыгы» дәүләт унитар предприятиесе генераль директоры Яков Геллер аңлатуынча, бу - торак-коммуналь хезмәтләр өчен халык түли торган акчаның кайчан һәм кая тотылганын ачык күрсәтергә тиешле үзәк булачак. Гади генә итеп әйтсәк, теләге булган һәр кеше, интернет аша сайтка кереп, үзе яшәгән торак йортта яшәүчеләр түләгән акчаның нинди эшкә, нинди җиһаз сатып алуга тотылуын ачыклый ала. Моңа кадәр торак-коммуналь хезмәтләр өчен ай саен түләгән акчаның кая тотылуын белми дә идек. Торак-коммуналь хуҗалык системасында миллиард сумнан күбрәк акча әйләнүен әйтү дә урынлы булыр. Хезмәтләр өчен халык түләгән акча шәхси кулга, ягъни шушы системада эшләүче түрә кесәсенә керә һәм аның изге максатка тотылуы бары тик торак-коммуналь хезмәт тармагында эшләүче җитәкченең ни дәрәҗәдә намуслы булуына гына бәйле иде. Халыктан җыелган миллиардлаган сум акчаның кая тотылуын берәү дә тикшермәгән. Безнең халык, ышан, әмма тикшер дип, нәкъ менә шундый очракларны күздә тотып әйткән, чөнки акчаны һәркайсыбыз ярата һәм мөмкинлек булганда күбрәк эләктереп калырга омтыла.
Яңа төзелгән «Түләүләрне исәпләү үзәге» мәгълүмат системасы акчаны контрольдә тотарга ярдәм итәчәк. Мондый яңа структура акчаның һәр тиенен санап тотарга ярдәм итеп кенә калмыйча, халыкка кирәкле эшне башкарырга, әйтик, билгеле бер йортта түбәне ябарга, яисә подвалда тузган торбаларны яңаларына алмаштырырга, коммуналь тармакта эшләүчеләргә эш өчен кирәкле җиһазларны һәм техниканы да сыйфатлысын сатып алырга ярдәм итәргә тиеш.
Киңәшмәне алып баручы район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Тыгин фикеренчә, бу яңа структура - бик тә кирәкле. Әлеге хезмәттә нибары 5-7 кеше эшләргә мөмкин. Яңа төр хезмәтнең ни дәрәҗәдә отышлы булуын бары тик вакыт галиҗәнапләре күрсәтер. Өстәвенә, Я.Геллер әйтүенә караганда, бу структурада эшләүчеләргә хезмәт хакы халык кесәсеннән алынмаячак.
Урал Салаватов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев