Ал кояшка таба йөзне тотып,
Күпме юллар үттем!
…Дөньяда тик безнең авылдадыр
Ипи исле төтен.
Р. Вәлиев
Гадәттә андый очрашуга халыкны җыеп булмый һәм ул кызыксыз, ялыктыргыч булганга бик озак тоела. Тик бу юлы китапханә хезмәткәрләре һәм укучылар тарафыннан оештырылган чара бөтенләй башка хис-кичерешләр тудырды. Ике сәгатьнең бер сулышта узып китүенә, Рәзил Вәлиевнең гомер юлының да иҗаты кебек үк бик җанлы, халыкчан һәм кызыклы булуы сәбәптер. Моңа аның иҗатына гашыйк халык белән шыгырым тулы зал да дәлил.
- Мин Яшел Үзәндә чит-ят кеше түгел. Шушы округтан депутат буларак сайланган вакытлар, бергәләшеп башкарылган бик күп эшләр, «Яшел Үзән» газетасын ачып йөргән мизгелләр - күңелдә бүгенгәчә матур хатирәләр булып саклана, - дип искә алды әдип ул көннәрне.
Юбилярның тормыш юлы, эшчәнлеге шигырьләре һәм җырлары белән үрелеп барган кичә залда утыручыларның күңел сандыгын бик күп кирәкле, файдалы мәгълүмат һәм рухи нигъмәткә баетты. Депутат булсын, дәүләт эшлеклесе булсын - чиновник дигәч, күпләребезнең күз алдына йомшак кәнәфидә тирбәлеп утыручы зат килә. Тик бу Рәзил Вәлиевкә кагылмый. Ул нинди генә эшкә алынса да, эчендә кайнап, үзе капшап карамый торып башкармый.
- Мин Әфганстанга да, Чечняга да юктан гына бармадым. Чөнки сугышны үз күзләрем белән күрми торып, ул турыда яза алмас идем. Ә мәгълүмат күп тупланды. Ул илләрдә йөргәндә татар халкының, чынлап та, батыр булуына тагын бер кат инандым. Әсирлеккә дә эләктек, Татарстаннан икәнебезне белгәч җибәрделәр, чөнки Минтимер Шәймиевнең даны, авторитеты көчле иде. Әсирлектә булган 32 татар егетен дә алып кайттык, - дип хатирәләрен яңартты Рәзил Исмәгыйль улы.
- Китапларыгызны бик теләп укыйлар. Балалар шигырьләрегезне бик ярата. 70 яшьтә шигырь языламы? - дигән сорауга:
- Элекке кебек шигырь язып булмый хәзер. Олыгайгач, прозага тартыласың. Шигырьне язмыйча тора алмаганда язам күбрәк. Хәтта законнар да язам хәзер - дип, шаяртып җавап бирде дәүләт эшлеклесе.
1986-2000 елларда Татарстан Республикасы Милли китапханә директоры вазифасын башкарган (хәзер аның эшен кызы Сөембикә дәвам итә), 3 миллионнан артык кадерле әсбапларны яңа биналы итеп татар китабын туплап торучы мәгърифәт, мәдәният үзәгенә әйләндергән шәхескә шул юнәлештә сорау бирми кала алмадылар, әлбәттә:
- Бүген авыл җирлекләрендәге китапханәләрнең язмышы нинди?
- Республика буенча 400 китапханәне ябу турындагы карарны Минтимер Шәймиев кире какты. Шулай да, укырлык кешесе калмаган авылда китапханә тотуның мәгънәсез эш булуын аңлыйсыздыр. Ә яши торган авылларда китапханәләр дә яшәячәк, - дип ышандырды Рәзил Вәлиев.
Кичә тәмамланса да, халык таралырга ашыкмады һәм вакыт кысан булуга карамастан, Рәзил Исмәгыйль улы алар белән аралашуын дәвам итте.
- Минем сезгә бүген бөтен байлыгымны (язучының байлыгы нәрсә инде - шигырьләре, иҗат җимешләре) бүләк итәсем килә, - дип, үзенең бик күп китапларын мәдәният йорты китапханәсенә тапшырды. - 80, 90, 100дә дә очрашулар насыйп булсын.
Әйе, язсын иде! Чөнки Рәзил Вәлиев кебек татар халкына хезмәт итәрдәй шәхесләр безгә бик кирәк.
Нет комментариев