Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

5 октябрь – Укытучылар көне

Хөрмәтле мөгаллимнәр! Кадерле укытучылар! Сезнең һәрбарчагызны һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелдән тәбрик итәм һәм иң изге теләкләремне юллыйм. Сезнең фидакарь хезмәтегез безнең һәркайсыбызга яшәргә һәм тормышта алга барырга көч бирә. Мәктәптә сездән алган белем тормыш юлында һәрвакыт ышанычлы һәм төпле нигез булып тора. Безнең һәркайсыбызга алга таба яңа, тагын да...


Хөрмәтле мөгаллимнәр!
Кадерле укытучылар!
Сезнең һәрбарчагызны һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелдән тәбрик итәм һәм иң изге теләкләремне юллыйм.
Сезнең фидакарь хезмәтегез безнең һәркайсыбызга яшәргә һәм тормышта алга барырга көч бирә. Мәктәптә сездән алган белем тормыш юлында һәрвакыт ышанычлы һәм төпле нигез булып тора.
Безнең һәркайсыбызга алга таба яңа, тагын да куәтлерәк һәм кызыклырак бурычларны хәл итәргә кирәк, шуңа күрә балаларыбызның мәктәптә укуның беренче елларыннан ук заманга туры килә торган сыйфатлы белем алуы мөһим. Чөнки балаларыбыз - безнең дәвамчыларыбыз, киләчәгебез ул, ә безнең киләчәк якты һәм матур булырга тиеш.
Барлык укытучыларны, остазларны, педагогларны, мәгариф ветераннарын искиткеч гүзәл шушы бәйрәм белән ихластан тәбрик итәм!
Сезнең һәркайсыгызга нык сәламәтлек, бәхет, шатлык, җан тынычлыгы, иминлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, перспективалы проектлар һәм аларның тормышка ашуын телим.
С.Батин,
Яшел Үзән муниципаль район башлыгы

Теманың дәвамын 5нче биттә укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев