Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

21 март – Нәүрүз бәйрәме

Нәүрүз бәйрәмен татарлар да каршылый. Яңа елны март аенда башлап җибәрүнең татарлар яшәгән Урта Идел буенда булганлыгы мәгълүм. Ул чорда Нәүрүз көннәрендә (ул берәр атнага - 10 көнгә сузылган) йорттан-йортка кереп «нәүрүз әйтеп» йөрү гадәте булган. Моны укучы балалар, шәкертләр башкарган. Нәүрүз такмагын укып, яки яттан әйтеп, хуҗаларга бәхет, уңышлар...

« Гадәт буенча, Нәүрүз көнне иртә таңнан яшьләр урамга чыкканнар. Егетләр арасында бәйрәмнең башлыгы Алпамша билгеләнгән. Алпамша булган кеше: «Әнә карга очып килә, Нәүрүзне бәйрәм итәргә куша!» - дип кычкырып җибәргән. Бу бәйрәмдә милли уеннар, спорт ярышлары, атлар чабышы үткәрелгән. Нәүрүзгә кадәр кешеләр бер-берсенә булган үпкәләрен гафу иткән, дуслашу билгесе итеп, бүләкләр бирешкәннәр. Ә яшьләр кызыклы такмаклар әйтешкән. Нәүрүз бәйрәмен шулай ук «Карга туе» дип йөрткәннәр һәм бу көнне «карга боткасы» пешергәннәр. Элек кешеләр табигатьнең уянуын каргалар килү белән бәйләгән, җылы, матур көннәрне нәкъ менә шул кошлар алып килә дип уйлаганнар. Шуңа күрә карга изге кош булып саналган. Иген чәчәр алдыннан бабаларыбыз, бәйрәм ясап, күңелләрен күтәргән. Иртәннән балалар җыелышып, өйдән өйгә йөреп, ботка пешерер өчен он, ярма, йомырка, май, җимешләр җыйганнар. Аларны бер кеше дә буш кул белән чыгармый. Балалар өй янына киләләр дә, җырлап, такмаклар әйтеп әлеге өйгә, аның хуҗаларына изге теләкләр телиләр. Шулай итеп, бөтен йортка кереп чыгалар һәм җыйган әйберләрен өлкәннәргә кайтарып бирәләр. Өлкәннәр болынга чыгып ботка пешерә, ә яшьләр, балалар шунда җырлыйлар, бииләр, такмак әйтәләр, төрле кызыклы уеннар уйныйлар. Бу бәйрәмдә кешеләр ял вакытларын бик күңелле үткәрә. Соңыннан бергәләшеп ботка ашыйлар, бер-берләренә теләкләр телиләр: дөньялар имин булсын, сугышлар булмасын, яңгырлар яусын, игеннәр уңсын, балалар акыллы, тәүфыйклы, миһербанлы булсыннар. Бүгенге көндә Нәүрүз бәйрәменә багышланган «Нәүрүзбикә», «Нәүрүз гүзәле» бәйгеләрен үткәрү таралды. Ул бәйгеләрдә татар кызлары бөтен яклап үзләренең осталыгын күрсәтә. Анда алар татар халык җырларын башкаруда, милли бию осталыгында, татар халык ашларын әзерләүдә ярыша. Егетләр арасында канат тартышу, уктан ату һәм башка ярышлар үткәрелә. Татар халкында гадәттә Нәүрүзне өч көннән алып 13 көнгә хәтле билгеләп үткәннәр. Бәйрәм вакытында зур учак ягу, аның аша сикерү, әйләнү булган, кешеләр бер-берсенә бәхет, муллык теләгән.

Наил Нәбиуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X