Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

2015 елда пенсияләр яңача исәпләнәчәк

2015 елның 1 гыйнварыннан яңа пенсия формуласы эшли башларга тиеш.

Ул күп санлы шәхси коэффициентлардан чыгып, баллар системасы буенча исәпләнә. Ягъни аңа стаж да, рәсми хезмәт хакы күләме дә, пенсиягә чыгучының яше һәм шулай ук ел саен хөкүмәт билгели торган коэффициент та керә. Килеп чыккан суммага пенсиянең тупланма өлеше кушыла.

Тупланма өлешне пенсионерлар 2015 елда алмаячак әле, чөнки узган елдагыча аңа хөкүмәт мараторий салган. Ә шул вакытта чиновниклар страховой өлешне арттырырга сүз биргән бирүгә.

2015 елда хезмәткә түләүнең иң аз күләме 5965 сум (элек - 5554 сум) тәшкил итеп, ул 7.4 процентка артса да, инфляциядән күпкә кимрәк булачак (2014 елның 22 декабренә - 10,4%). Федераль МРОТ (төбәкләр аны үзләре арттыра ала) элеккегечә яшәү минимумыннан күпкә калыша. Ул 2014 елның III кварталында 8086 сум иде (эшкә сәләтле халык өчен ул - 8731 сум). Ана капиталы 453026 сум булып, арту 5,5 % тәшкил итә.

Фото http://susanin.udm.ru сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев