2014 елның 15 гыйнварыннан поездлар расписаниесе үзгәрә
Бүгеннән шәһәр арасындагы кайбер поездлар йөрми башлый, дип хәбәр итә "Содружество" ААҖ пассаҗир компаниясе. 6375нче Казан-Буа, 6376нчы Буа - Казан, 6342нче Васильево - Казан, 6348нче Васильево - Казан, 6436нчы Казан - Арча, 6409нчы Арча - Казан поездлар йөрүдән туктый. Түбәндәге поездларның йөрү вакыты үзгәрә: 6001нче Казан - Свияжск поезды җомга,...
Бүгеннән шәһәр арасындагы кайбер поездлар йөрми башлый, дип хәбәр итә "Содружество" ААҖ пассаҗир компаниясе.
6375нче Казан-Буа, 6376нчы Буа - Казан, 6342нче Васильево - Казан, 6348нче Васильево - Казан, 6436нчы Казан - Арча, 6409нчы Арча - Казан поездлар йөрүдән туктый.
Түбәндәге поездларның йөрү вакыты үзгәрә:
6001нче Казан - Свияжск поезды җомга, шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә йөри, дүшәмбедән пәнҗешәмбе көнгә кадәр йөрми;
6476нчы Свияжск - Арча поезды җомга, шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә йөри, дүшәмбедән пәнҗешәмбе көнгә кадәр йөрми;
6437нче Арча - Казан поезды җомга, шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә йөри, дүшәмбедән пәнҗешәмбе көнгә кадәр йөрми;
6311нче Казан - Свияжск поезды якшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр йөри, җомга, шимбә йөрми;
6350нче Свияжск - Казан поезды дүшәмбедән җомгага кадәр йөри, шимбә-якшәмбе йөрми;
6472нче Васильево - Бөреле поезды дүшәмбедән җомгага кадәр йөри, шимбә һәм якшәмбе йөрми;
6471нче Бөреле - Васильево поезды дүшәмбедән җомгага кадәр йөри, шимбә-якшәмбе "ял итә";
6306нчы Васильево - Казан поезды дүшәмбедән җомгага кадәр йөри, шимбә-якшәмбе йөрми;
6365нче Казан - Албаба поезды дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр йөри, ә җомгадан алып якшәмбегә кадәр - юк;
6366нчы Албаба - Казан поезды дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр йөри, җомгадан якшәмбегә кадәр йөрми;
Тулырак информацияне "Содружество" ААҖ сайтына кереп белеп була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев