Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

17 врач эшкә килсә, 12се киткән

Гадәттә, туучылар һәм үлүчеләр санына карап район яисә шәһәрнең, һәм илнең торышына характеристика бирергә була.

Агымдагы елның 7 аенда Яшел Үзән районы һәм шәһәрендә, туучылар нык кимегән, шул ук вакытта үлүчеләр дә. Ягъни 963 бала туган (2016 елда - 1195), бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 19,4 процентка кимрәк. 1312 кеше үлгән. Былтыр - 1323.
Беренче урында - йөрәк-кан тамыры авырулары
- Туучылар санының кимүен фертиль яшьтәге (бала табу яшендәге) хатын-кызларның кимүе белән аңлатырга кирәк, - ди Яшел Үзән район үзәк дәваханәсе баш табибы Илгиз Хидиятов. - Үлем-китемнәргә килгәндә, кан әйләнеше системасы авырулары алдан бара. Яман шеш авырулары - икенче урында. Шуны да билгеләргә кирәк, 2016 ел белән чагыштырганда кан әйләнеше системасы авыруларыннан үлүчеләр саны кимеде. Кызганычка, узган елның шул чоры белән чагыштырганда ашкайнату системасы, сулыш органнары авыруларыннан һәм ВИЧ-инфекциядән үлүчеләр саны, киресенчә, артты. Туберкулездан үлүчеләр узган елдагыча кала.
Ярты Миллион тапкыр өйләренә барганнар
Баш табиб сессиядә депутатлар карамагына Яшел Үзәндә яшәүчеләргә медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатына һәм уңайлылыгына кагылышлы кыскача чыгышын тәкъдим итте. Әйтик, район стационарларында тәүлек дәвамында эшләүче 641 койкада 13 меңләп авыру дәваланып чыккан. 7 меңгә якыны көндезге стационарларда дәваланган. Җиде ай эчендә табиблар ярты миллион тапкыр өйләренә барып авыруларны кабул иткән. Өч амбулаториянең көндезге стационарында 2 мең кеше медицина ярдәме ала.
Поликлиникалар ремонтлана
1 октябрьдән безнең районда «Татарстан Республикасында яшәүче картасы» гамәлгә ашырыла башлагач та, әлеге карта ярдәмендә табиб­лар хәзер медпрепаратларга электрон рецептлар язып бирә һәм балаларга сөт ашамлыкларын бирүнең электрон исәбен алып бара. Бу шулай ук халыкка аерым уңайлылык тудыра. Шулай ук, 1нче поликлиника 2015 елда ремонтланып, ул «Дустанә поликлиника - Татарстан стандарты» проекты кысасында эшли башлаган. Ә 3нче поликлиника 2011 елда ремонтланып, анда бу стандарт 2016 елда кертелгән. Хәзер 4нче поликлиникага һәм консультатив-диагностика поликлиникасына да ремонт таләп ителә. Ремонттан соң аларда медицина хезмәте тулы спектрда күрсәтеләчәк. 4нче поликлиникада йогышлы авырулар кабинеты сакланып калачак. Ә калган мәйданнарда гомуми практика табибы офисы ачылып, ул өч участокны кабул итәчәк. Болардан тыш, анда читтән килгән белгечләргә аренда торагы төзү планлаштырыла.
Хезмәт хакы лаеклы булсын ул
- Кадрлар дефициты турыдан-туры медицина ярдәме күрсәтү сыйфатында чагылыш таба, - дип сөйли баш табиб. - Бездә ул приоритет булып калуын дәвам итә. Быел кадрлар белән тәэмин ителештә уңай якка үзгәрешләр булса да, белгечләр дефициты яшәп килә. Бу елның тугыз аенда 17 табиб эшкә урнашса, җиде айда 12 табиб эштән китте. 2017 елга безнең ЦРБга грант бирү программасы буенча республикадан 5 квота бүлеп бирелде.
Баш табиб белгечләр дефицитын торак проблемасын хәл итеп кенә ирешеп була дип нәтиҗә ясаса да, район башлыгы Александр Тыгин башкача фикер йөртә. Ул белгечләрне торак бирү белән генә җәлеп итеп булмый, хезмәт хакы да үз ролен уйный дип уйлый.
Туучылар саны артачак әле
Социаль мәсьәләләр һәм сәламәтлек саклау буенча Яшел Үзән муниципаль район Советының даими комиссиясе рәисе Фоат Гатин аңлатуынча, комиссия дәваханәләр системасында булган бөтен проб­лемаларны күз уңында тота. Аның фикеренчә, туучылар саны тагын берничә елдан артачак. Бу кимү - вакытлыча күренеш. Комиссия күчмә утырышлар уздырып, проблемаларны урыннарда ук хәл итү юлларын эзли. Кадрлар җитешсезлеген дә грамоталы хәл итәргә кирәк. Хәзер медицина университетында интернатура бетерелгәч, районнарга яшь белгечләр килми калмас. Болардан тыш, депутатлар соцпакетның мөһимлеге турында да сөйләште.
Фото http://vrachypubiteh.maxcrm.ru сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев