2005 елдан башлап ООН Генераль Ассамблеясе тәкъдиме белән ноябрьнең өченче якшәмбесе бөтен дөньяда Юл фаҗигаләре корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә.
Быел бу дата 15 ноябрьгә туры килә. Юл-транспорт фаҗигаләре 15-25 яшьтәге яшь кешеләрне үлем-китемнәргә китерүче төп сәбәпләрнең берсе булып тора. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы фаразлауларына караганда, 2020 елга юл травматизмы йөрәк-кан тамырлары һәм рак авыруларыннан соң өченче урынны алырга мөмкин. ДТПлар чыгуның төп сәбәпләре - йөрү тизлеген арттыру, алкоголь куллану, каршы юнәлешкә чыгу.
- Киң җәмәгатьчелек игътибарын юл хәрәкәте иминлеге проблемаларына җәлеп итү максатыннан чыгып, Яшел Үзән районы ЮХИДИ бүлекчәсе 9ыннан 15 ноябрьгә кадәр төрле чаралар һәм акцияләр уздыра, - дип сөйли Яшел Үзән районы буенча ЮХИДИ җитәкчесе Рамил Идиятуллин. - Бу вакытта гомерне һәм сәламәтлекне саклап калу гаранты буларак юлларда юл хәрәкәте кагыйдәләре үтәлешенә игътибар биреләчәк. Уку йортларында юл корбаннары истәлегенә багышланган «Истәлек минуты» акцияләре уза.
2015 елның 9 аенда район юлларында 112 юл-транспорт фаҗигасе теркәлеп, аларда 15 кешенең гомере өзелгән, 123е төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләнүләр алган. 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 18 юл-транспорт фаҗигасе булып, 18 бала җәрәхәтләнгән.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА
Нет комментариев