Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

15 февраль – совет хәрби көчләренең Әфганстаннан чыгу көне

Әфган сугышы рәсми төстә 1979 елның 25 декабреннән 1989 елның 15 февраленә кадәр - 2238 көн барды. Шулай ук, рәсми чыганакларга караганда, Әфган җирлегеннән чыккан соңгы совет солдаты булып, генерал-лейтенант Борис Громов санала. Ә чынлыкта, берничә мең совет пограничниклары һәм спецназ сугышчылары әле 1989 елның апреленә кадәр анда була.

Безнең гаскәрләрне чыгару 1988 елның 15 маенда ук башлана. Шул вакыт эчендә Әфган территориясеннән 100 меңнән артык хәрби хезмәткәр илебезгә кайта. Сугыш рәсми рәвештә туктатылган булып исәпләнсә дә, дошманнар 500 меңнән артык совет солдатларын һәм офицерларын үтереп өлгерә. Бу сугышта СССР үзенең 15 меңнән артык солдатын мәңгегә югалатты, ә 50 меңнән артыгы яраланып кайтты. 400гә якыны бүгенгә кадәр хәбәрсез югалганнар исемлегендә.

Бу сугыш күпме гаиләне баласыз, әтисез, абыйсыз калдырды... Күпме гаилә бүген дә туганының исән-сау кайтуын өмет итә...

Бүген без, Ватан каршында намус белән хәрби һәм гражданлык бурычын батырларча үтәүче чын ир-егетләребезгә чиксез ихтирамыбызны җиткерәбез. Без, Ватан каршында бурычын үзенең гомере бәрабәренә үтәүчеләрнең барысын да хәтеребездә сакларга тиеш. Сезнең сыгылмас ихтыяр көче, хәрби батырлыгыгыз хәзерге буын яшьләренә үрнәк булып тора. Без - тирәбездә нинди генә үзгәрешләр баруына карамастан, сугышчы-интернационалистлар белән горурланырга, хөрмәт белән искә алырга һәм аларны хәтеребездә сакларга бурычлы.

Сезгә тыныч тормыш, аяз күк йөзе, бәхет, байлык һәм сәламәтлек телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X