Өй шартларында колбаса ясау рецепты
Итне яхшылап юарга. Иттарткычның эресеннән (өчлесеннән) чыгарырга. Вак итеп турарга да мөмкин.
3 кг иткә 30 гр аш тозы, 30 гр нитрит тозы, 6 гр шикәр комы, 300 гр су, 18 гр колбаса приправасы. Шушыларны салып, яхшылап болгатырга. 5 сәгатькә суыткычка куярга. Соңыннан «колбаса өчен» дигән тышлык эченә (оболочкага) тутырырга. Баш-башларын бәйләп, вертикаль рәвештә бер тәүлеккә суыткычка элеп куярга.
Суыткычтан алып, 4 сәгать бүлмә температурасында тотарга һәм духовкага куярга. Духовканың температурасы башта 60 градус, соңыннан 80 градус булырга тиеш. Духовкадан алгач, 5 минут салкын суда тотарга кирәк.
Авыл хатыны/Сельчанка
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев