«Елан» салаты
Рецепт.
КИРӘК: 4 бәрәңге, 4 йомырка, 2 банка горбуша консервысы (майлы), 3 шакмак эретелгән сыр, майонез, сарымсак, бизәү өчен зәйтүн җимешләре һәм маринадланган кыяр.
Бәрәңге белән йомыркаларны пешерергә. Горбушаны тарелкага салып, чәнечке белән изәргә. Сыр, бәрәңге һәм йомыркаларны кыргычтан уарга һәм барлык ингредиентларны кушып болгатырга. Катнашмадан тарелкага елан формасын ясарга һәм зәйтүн җимеше, кыяр белән бизәргә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев