Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Дуслар, кичке ашта якыннарыгызны нинди тәмлүшкәләр белән сыйладыгыз?

Бакырчы авылыннан Миләүшә Сәлахиева кабак эчендә тары боткасы пешергән һәм рецептын безнең белән дә бүлеште.

- Кабактан бәлеш һәм кабак эчендә берәр төрле ботка әзерләргә яратам. Тансыкка тәмле дә, җитмәсә файдалы да.

Кечерәк кабакны юып, эчен алып әзерләп куям да, эчлек әзерлим. Бу юлы тары ярмасыннан пешердем. Ярманы югач, өстенә кайнап кына чыккан су салып куям. Бу тары ярмасының ачы тәмен алыр өчен эшләнә. 10 минут чамасы тоткач, суын сыркыткач, салкын су салып бүрттереп алыр өчен утка куеп алам. Ул арада йөземне юып әзерлим. Аннан тары белән йөземне берләштереп кабак эченә тутырам һәм сыер мае салып кабакның капкачын ябып куеп, фольга белән төреп 200 градуста духовкада 50 минут чамасы тотам. Кабак эреп кенә китә. Дөге белән пешергәлим. Йөзем янына күрәгә белән кара җимеш тә салгалап җибәрәм, – дип яза Миләүшә ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев