Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Яңа ел табынына нинди тәм-томнар әзерләячәксез, салат рецептларын барлый башладыгызмы әле?

Рецептлар.

«Нәфис» салаты

Кирәк була: бәрәңге, бавыр, йомырка, сыр, кишер һәм майонез.


Яшелчәләрне, бавыр, йомыркаларны пешерергә. Суынгач турап, катламлы салат әзерләргә. Майонезны үзегез теләгәнчә сыларга (иң өскә яки катлам араларына), йомырка сарысы белән бизәргә.

Әлфлисунлы сыер ите


Бу азыкны әзерләү өчен итне медальон формасында 1,5-2 см калынлыкта телемнәргә кисәбез (диаметрын 6-7 см тирәсе) дә тозлыйбыз – борычлыйбыз һәм ике яклап та кыздырабыз. Аннары табага яңа сыгылган әфлисун согы һәм угычта уылган цедра, суган, ит шулпасы, 1-2 кашык бал, әз генә куркума салабыз. Капкачын томалап, вакыт-вакыт болгатып акрын утта ит әзер булганчы пешерәбез.

Күпертелгән сөт өсте (взбитые сливки) белән пешерелгән алмалар


Әлеге десертны әзерләү өчен 4 алма, шикәр комы, йомшарган сыер мае, чикләвекләр, 20 гр он һәм бер чеметем тоз кирәк булыр. Алмаларның үзәген алырга. Вак итеп туралган чикләвек, он һәм майдан эчлек әзерлибез. Шул катнашманы алма эченә тутырып 40 минут духовкада пешерәбез. Өстәлгә куяр алдыннан гына алмаларны күпертелгән сөт өсте белән бизибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рецепты новогодний стол что приготовить салат на праздничный стол