Алмалы һәм кивилы салат
Рецепт.
КИРӘК: 440 гр сыер ите, 3 йомыр ка, 2 алма, 4 киви, 80 гр корейча кишер, 110 гр кабыклы яки чистартылган 50 гр пестә (фисташки), майонез, 15%лы 30 гр каймак, 2 тырнак сарымсак, 1/8 ч.к. кара борыч, ¾ ч.к. тоз.
Ит белән йомыркаларны пешереп, суытырга. Пестәне пычак белән вакларга. Кивины, итне вак шакмаклап турарга, алманы эре кыргычтан уарга. Сарымсакны пресс аша чыгарырга. Йомырканың агын аерым, сарысын аерым вак кыргычтан уарга.
Савытта майонез, каймак, сарымсак, борыч һәм тоз катнашмасыннан соус ясарга. Кулинар пакетына салып, очын кисәргә.
Катламнар түбәндәге тәртиптә түшәлә һәм һәрберсенең арасына соус ягыла: ит, кивиларның яртысы, йомырка агы, корейча кишер, алма, йомырканың сарысы һәм кивиның калганы. Иң өскә вакланган пестәне сибәргә. Салатны берәр сәгатькә булса да суыткычка куеп торыгыз, сеңсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев