РИЗАТ РАМАЗАНОВ: «БӘБИ АЛЫП КАЙТМЫЙСЫЗМЫ ӘЛЕ?» ДИП ЕШ СОРЫЙЛАР
Җырлы гаилә Зинира һәм Ризат Рамазановларның «Бер пәп итеп үпкәннән» җырына төшерелгән яңа клиплары табадан төште. Клиптагы хәлләрнең артистлар тормышыннан алынганмы, юкмы икәнен Ризат Рамазанов «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.