Салават Фәтхетдинов быелгы «Татар җыры»нда катнашу турында: «Минем башка анда чыгыш ясарга теләгем юк»
Былтыр узган «Татар җыры» башкалардан аерылып торды: берьюлы ике «барс» алганнар булды, мәрхүмә Хәния Фәрхигә беренче «барс»ын кабат тапшырдылар һәм... тамашада Салават Фәтхетдинов чыгыш ясамады. Ул көнне эстрадабыз мэтры Мәскәүдә сольный концертын куйды. Әлбәттә, аның булмавы күпләрне шаккатырды.