Алкогольле энергетиканы сату тыела
1 гыйнвардан Россиядә күләме 15 проценттан ким булган этил спиртлы тоник матдәле алкоголь эчемлекләрен сатуны тыячаклар. Бу федераль закон 2017 елның 29 июлендә кабул ителгән. Экспортка чыгарыла торганнары гына искәрмә булып торачак.