Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Сербиялеләрнең Айвар соусы

Айвар – ипигә ягып ашап, соус һәм ашларга яки подливкаларга кушып була торган кыздырылган яки пешерелгән бик тә куе борыч пастасы.

Кирәк була: 2 кг татлы борыч, 1 кг баклажан, 1-2 кузак әче борыч, 1 баш уртача зурлыкта суган, 5 тырнак сарымсак, 200 мл үсемлек мае, 4-5 а.к. алма яки шәраб серкәсе, 1-2 чеметем шикәр комы, тоз һәм борыч – тәменчә.

Әзерләү: баклажаннарны буйга бүлеп, кабыкларына чыгып җитмичә, йомшагын «сеткалап» кисәргә. Татлы һәм әче борыч, баклажанны 200 градускача кыздырылган духовкага пергамент кәгазь өстенә тезәргә. Әзерләнү процессында яшелчәләрне берничә тапкыр әйләндерергә. Алар йомшаргач, духовкадан алып, 10-15 минутка герметик пакетка салып торырга, бу аларны чистарту процессын җиңеләйтә.

Баклажаннар әзрәк суынгач, кабыкларын салдырыгыз. Борычларның эчләрен алыгыз (моны мичкә тыкканчы да эшләргә була). Әзер яшелчәләрне блендер ярдәмендә изәргә, суганны алтынсу төскә кергәнче кыздыргач, ваклап туралган сарымсакны өстәп тагын бер минут бергәләп кыздырырга.

Калын төпле кәстрүлгә пешерелгән яшелчәләр катнашын, суган-сарымсакны һәм сыек майны салып, тәменчә шикәр комы, тоз һәм кара борыч өстәп, кайнатып чыгарырга һәм гел болгатып торып, куе каймак рәвешенә кергәнче акрын утта тотарга.

Аш серкәсе өстәп, стерильләштерелгән банкаларга тутырып, капкачлап куярга. Банкага сыймый калган пастаны бутербродларга кулланырга яки порцияләп катырып куярга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев