Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Кишерле алма пирогы

Чәйләрегез тәмле булсын, дуслар!

Кирәк:

  • 200 мл җылы сөт
  • 200 мл кайнаган җылы су
  • 35-40 гр юеш чүпрә
  • 2 аш к. шикәр комы
  • 1 аш к. майонез
  • 1 б.к. тоз
  • 100-110 мл көнбагыш мае

Югары сортлы он кушып, камыр басабыз да, җылырак җиргә томалап куябыз.

Бу пирог эчлеген гадәттә кышка әзерлибез.

Моның өчен:

  • 3 кг кишер
  • 3,5 кг алма
  • 1 лимон
  • 3 әфлисун
  • 2,4 кг шикәр комы

кирәк.

Барын да иттарткыч аша чыгарабыз. Кишергә 2 кг шикәр комы салып, аны 30 мин кайнатабыз. Шуңа алма белән 2 ст шикәрне болгатып, тагын 20 мин утта тотабыз. Соңгы ун минутта лимон һәм әфлисунны да салып җибәрәбез. Эчлек әзер.

Камыр җәеп башта эчлекне җәябез, өстенә чамалап куертылган сөт агызабыз һәм вакланган әстерхан чикләвеге сибәбез.

Рецепт һәм фото авторы – Рамилә Закирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев