Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Америкача кабак бәлеше

Авыз итеп карарсыз, без гадәтләнгән кабак бәлешеннән бик аерылып торса да, тәмле. Әмерикәчә, вобщем)))

Кирәк була: он – 250 г, атланмай – 130 г, йомырка – 3 данә, шикәр комы – 50 г, кабак – 300 г, куертылган сөт (сгущенка) – 250 г, корица – 0.5 а.к., чикләвек – 0.5 а.к., ваниль шикәре – 25 г, тоз – 1 чеметем.

Кабак кисәкләрен духовкада (суга салмыйча) пешереп, боламык итәргә. Ул пешкән арада камыр әзерли торырга була. Бүлмә температурасында йомшарган атланмай, он, шикәр комы һәм бер йомыркадан тиз генә камыр ясарга. Ул йомшак һәм кулга ябышмый торган булырга тиеш. Шуны да онытмагыз, шикәрле камырны озак басмыйлар. Аны целлофан пакетка төреп, 40 минутка суыткычка куеп торырга.

Пешкән кабакны тирән савытка алып, калган йомыркаларны, ваниль шикәре, корица, кул астыгызда булган чикләвекне вак кыргычтан уып, тоз һәм куертылган сөтне кушып, барысын бергә блендер ярдәмендә болгатып, бертөрле масса ясарга.

Камырны үзегезнең формага (табага) ярашлы һәм бортлар ясарга җитәрлек итеп җәяргә. Аны табага урнаштыр­гач, өстенә кабаклы эчлекне салып, тигезләргә. 180 градускача кыздырылган духовкада 35-40 минут пешерергә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев