Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

Кычытканлы, тузганаклы салат

Бу бик гади һәм бик тә файдалы рецепт сәламәтлеген кайгыртучылар өчен.

Тиз әзерләнә, ә кирәкле әйберләр бакчагызда үсә.
Кирәк:
Кычыткан - 0,5 кг
Кузгалак – 200 гр
Тузганак яфраклары һәм чәчәге – 20 гр
Бака яфрагы – 30 гр
Яшел суган – 20 гр
Йомырка – 1 данә
Редис – 2-3 данә
Үсемлек мае
Тәмләткечләр
Салат файдалы гына түгел, бик аз колорияле дә.
Яшел үләннәрне, редис ны юыгыз, йомырканы пешереп, әрчегез. Барысын да турап, тоз һәм теләк буенча тәмләткечләр өстәп, болгатыгыз. Сай тарелкага тау итеп өеп, редисны бик юка боҗраларга турап, өстен бизәргә.
Әлеге салат сәламәтлеге начар һәм кан басымы югары кешеләргә киңәш ителә. Алай да, аны көн саен ашарга димәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев