Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмлетамак

«Тылсым» торты рецепты

Туган-тумачаларны тәмләп чәй эчерик әле!!!

Кирәк булачак:

300 г кефир, 1 стакан шикәр комы, 2 йомырка, 2 аш кашыгы көнбагыш мае, 2-3 аш кашыгы какао, 1 бал кашыгы сода, 2 стакан он.

Крем өчен (1 вар.) — 400 г каймак, 200 г май, 1 стакан шикәр комы.

Крем өчен (2 вар.) — 2 йомырка, 300 г шикәр комы, 2 аш кашыгы он, 400 г сөт, ванилин, 200 г май, шоколад, печенье.

Пешерү тәртибе:

Әлеге торт өчен камыр ясау бик җиңел. Бер савытка барлык сыек ингредиентларны салып, яхшылап болгатабыз. Икенче савытка шикәр комы, он, какао, соданы бергә кушып бутыйбыз. Соңыннан йомыркалы массаны он янына бушатабыз да, тагын бер кат болгатабыз. Камырны майланган табага салып 180-200 градус кызулыкта 50 минут пешереп алабыз.

Әзер камырны суытабыз һәм кисәбез. Һәр катламны теләгән крем белән майлыйбыз. Тортны чикләвек, шоколад белән бизәргә мөмкин. Әлеге татлы ризыкны берничә сәгатькә суыткычка куеп торсагыз, тагын да тәмлерәк булачак.

Чәйләрегез тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рецепты тортов торт как ипечь праздничный стол лучший рецепты