Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәнәгать

ТАТАРСТАН СӘНӘГАТЕ ВӘКИЛЛӘРЕНЕҢ ОЧРАШУ УРЫНЫ –POZIS

Ростех Дәүләт корпорациясенең «Техмаш» Концерны составына кергән POZIS («ПОЗиС» АҖ) Яшел Үзән компаниясе территориясендә Татарстан сәнәгатендә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга һәм ОПК предприятиеләрендә производствоны киңәйтү практикасына багышланган семинар-киңәшмә булып узды. POZIS үзенә 70ләп предприятие, оешма, учреждение һәм вузлар җитәкчеләрен, белгечләрне хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм бизнесның параллель юнәлешләрен үстерү өлкәсендә уңышлы тәҗрибәләрен уртаклашу өчен җыйнады.

Әлеге чараларда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, авиакомплекс буенча ТР Президенты ярдәмчесе Равил Зарипов, ТРның вице-премьеры – Сәүдә һәм сәнәгать министры  Альберт Кәримов, ТР АПП президенты Александр Лаврентьев һәм башка рәсми затлар катнашты.

Семинар-киңәшмәдә катнашучылар  POZISның инвестицион һәм сәнәгать потенциалы белән танышты.  Аерым алганда, махсус машина төзелеше үзәге һәм шулай ук көнкүреш һәм медицина техникасы  производствосы демонстрацияләнде.

Хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү мәсьәләсендә  Альберт Кәримов  үзенең чыгышын санлы технологияләргә, ә энергия саклау үзәге директоры Евгений Мартынов  региональ прог­раммаларны гамәлгә ашыруга багышлады.

«ПОЗис» АҖдә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруда санлы технологияләр үзләштерү практикасы һәм производствоны диверсификацияләү тәҗрибәсе белән компаниянең генераль директоры Радик Хәсәнов таныштырды һәм тәкъдимнәрен кертте.

Семинарны тәмамлап Алексей Песошин санлы технологияләр үсешенең эшчәнлекнең бөтен өлкәләренә дә тәэсир итүен, һәр өлкәнең санлы революция кичерүен һәм аларның компанияләргә бизнес-модельләрен трансформацияләргә, технологияләрне алмаштырырга һәм кулланучыларның тиз алмашынучан тәртибенә ярак­лашырга  мәҗбүр итүен билгеләде.

– Шуны әйтәсем килә, республиканың күп сәнәгать предприятиеләре цифровизация процессларына  җитди кереште инде, – диде Алексей Песошин. – Мәсәлән, бүген без  POZISның махсус машина төзелеше үзәген файдалануга тапшыруны күрдек. Бу заманча югары  технологик җиһазлы  яңартылган комплекс  хезмәт җитештерүчәнлеген 2 тапкыр арттырырга, энергия куллануны 1,5 тапкыр киметергә, продукциянең конкурентлыгын һәм производствоның рентабельлеген күтәрергә  мөмкинлек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев