Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

ҮЗЕ АСТЫРТЫН, ҮЗЕ ЯГЫМЛЫ ҺӘМ МИЛЛИОНЛАГАН КЕШЕ ГОМЕРЕ

Ел саен 28 июль бөтен дөньяда гепатитка каршы көрәш көне буларак билгеләнә. В һәм С вирусы гепатиты бөтен дөнья буенча 325 миллион кешегә кагылган җитди проблема булып тора. Алар бавыр рагы китереп чыгарып, ел саен аннан 1,34 миллион кеше үлә. В һәм С гепатитлары – озак вакыт симптомсыз гына барган хроник инфекцияләр.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) быелгы гепатитка каршы көрәш чараларын “Гепатитны диагностикаларга һәм дәваларга. В һәм С вирусы гепатитларын вакытында  диагностикалау һәм дәвалау кеше гомерен коткарырга мөмкин” лозунгы астында бара.

Шушы темага кагылышлы сорауларны без «ТРда Гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗ Яшел Үзән филиалының  эпидемиология бүлеге мөдире  Наталья Мягковага бирдек.

– Наталья Владимировна, Яшел Үзәндә гепатит буенча хәл ничек тора? Авыручылар күп теркәләме?

– Районда  агымдагы елның 6 аенда 13 кеше теркәлде. Шул исәптән  кискен В һәм С вирусы гепатиты белән 1әр очрак, В вирусы хроник гепатиты – 2, С вирусы хроник гепатиты белән 9 очрак теркәлде. 2017 елда В һәм С вирусы гепатитлары белән 30 авыру кеше исәпкә куелды. Авыруларның һәм вирус йөртүчеләрнең  яше 25тән алып 59 яшькә кадәр. Авыруны  аларның 80 проценты җенси юл белән йоктырган, 18 проценты  кан аша, калганнарының йоктыру юлы билгеле түгел.

– Гепатит берничә төргә бүленә, алар бер-берсеннән ничек аерыла?

–Вирус гепатитлары – бу күзәнәк эченә үк үтеп керергә сәләтле вак паразитлар – вируслар китереп чыгара торган йогышлы бавыр авырулары төркеме. Хәзерге вакытта  А, В, С, Д һәм Е вирусы гепатитлары гына нык өйрәнелгән. А гепатиты («сары авыруы») эчәк инфекцияләре төркеменә керә. Аңардан нигездә бөтен авырулар да терелә һәм иммунитет барлыкка килү сәбәпле аның белән башка авырмый. А гепатиты яшь балаларда һәм өлкән кешеләрдә авыр уза. Аны гадәттә «пычрак куллар авыруы» дип тә атыйлар. Инфекция чыганагы  – авыру кеше. А гепатитына каршы Хаврикс вакцинасы бар һәм ул кешедә 15-20 елга А вирусына каршы иммунитет барлыкка китерә.

В гепатиты. Җир йөзендә В гепатиты антигенын 300 миллион кеше йөртә. Шуларның 2 миллионга якыны – Россиядә. Гепатитның бу төре  гадәттә кан аша йога.  Авыру йоктыру куркынычы  зур булган  төркемгә наркотикларны  венага ясаучылар, токсикоманнар, тәртипсез җенси тормыш алып баручылар керә. Дәвалау учреждениеләрендә һәм матурлык салоннарында дезинфекция һәм санитар чистарту узмаган инструментлар аша да йогарга мөмкин. Әлеге  вируска каршы нәтиҗәле вакцина бар.

Тулырак язманы 56нчы санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев