Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Гади һәм тәмле иртәнге аш-кетердәп торган хашбраун

Бәрәңгене үлеп яратасыз, әмма аңардан ясалган бер үк төрле азыклардан туйдыгызмы? Димәк, түбәндәге рецепт нәкь сезнең өчен. Ул бик гади һәм тәмле.

Хәзерләү өчен кирәк булачак: 
Бәрәңге-500 грамм 
Зәйтүн мае-3 ст. кашык 
Тоз, борыч - тәменчә. 


1. Бәрәңгене кабыгыннан чистартабыз һәм кыргыч аша үткәрәбез. Дуршлагка салып, суын сыгабыз. 
2. Табаны уртача утка куеп, зәйтүн мае салабыз. 
3. Бәрәңгене кәтлит формасында формалаштырып табага салабыз Һәм чәнечке белән тигезлибез. Әйләндерү җиңел булсын өчен берничә шундый кәтлит ясарга була. Алар өстенә тоз белән борычны сибәбез. Берничә минут эчендә кызарып чыккач, аларны тәлинкәләргә алып куябыз. Әзер ризыкны каймак һәм яшел тәмлеткечләр белән табынга бирәбез. Ашыгыз тәмле булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев