Идел буе федераль округ беренчелегендә
15-17 февральдә Саранск шәһәрендә 1996-1997 елда туган яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча Идел буе федераль округы беренчелеге булып узды. Әлеге мәртәбәле ярышта Россия Федерациясенең 14 республикасыннан 250 спортчы катнашты. Оештыручылар балалар һәм яшүсмерләр арасында грек-рим көрәшен популярлаштыруны һәм аны пропагандалауны максат итеп куйган иде. Саранскида узган ярышта Яшел Үзәннең көрәш...
15-17 февральдә Саранск шәһәрендә 1996-1997 елда туган яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча Идел буе федераль округы беренчелеге булып узды.
Әлеге мәртәбәле ярышта Россия Федерациясенең 14 республикасыннан 250 спортчы катнашты. Оештыручылар балалар һәм яшүсмерләр арасында грек-рим көрәшен популярлаштыруны һәм аны пропагандалауны максат итеп куйган иде.
Саранскида узган ярышта Яшел Үзәннең көрәш спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр уңышлы чыгыш ясады. Никаноров Василий (КМС) үз үлчәү категориясендә мактаулы I урынны алды. Осипов Олег (КМС) - II, Әхмәдуллин Азат, матур чыгыш ясап, III урынны яулады. Шәкертләренең уңышын тренерлар А.Данилов һәм А.Индюков та уртаклаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев