#яшелүзәнрайонытуганавылым рубрикасы буенча яңалыклар
-
Авыл дип, җан атып яшәүчеләр: Күгәйдә 37 ел бергә гомер итүче Гөлгенә һәм Харис Габделхәевләр — авылның үрнәк, тырыш һәм бердәм гаиләсе
Күгәй авылында яшәүче Гөлгенә һәм Харис Габделхәевләр гаиләсе күпләргә үрнәк булып тора. Газетага язма әзерләү максатыннан килүебезне белгәч, Гөлгенә апа бераз оялып куйды. Ә инде яшьлек, мәхәббәт еллары турында сүз кузгалгач, авыл кешесенә хас тыйнаклык белән, елмайды. Чөнки күңел түрендә сакланган иң саф һәм самими хисләрне һәркемгә дә җиңел генә сөйләп булмый бит ул!
-
Батырларны хөрмәтләү, җыр-моң һәм шигырьләр: Олы Шырданда Авыл көне узды
Болгар бабаларыбыз килеп урнашкан тарихи төбәктә, «Әкәмәт» чишмәсе буенда узган бәйрәмгә авылдашлар һәм кайткан кунаклар агылды. Алар авыл урамнарын тутырып, аллы-гөлле күлмәкләрен җилфердәтеп, бәйрәм мәйданына ашыкты.
-
Мулла Иле мәдәният йортында «Һөнәрләр калейдоскобы» узды
«Пушкин картасы» дәүләт программасы яшьләргә мәдәният учреждениеләренә ирекле керү һәм төрле белем бирү чараларында катнашу мөмкинлеге бирә. Бу юлы Мулла Иле мәдәният йорты бу проект кысаларында «Һөнәрләр калейдоскобы» дип исемләнгән уникаль чара үткәрде.
-
Олы Шырданда Авыл көне узды
Уртак бәйрәмебез — Авыл Көне искиткеч гөрләп үтте һәм һәрберебезнең йөрәгендә якты хатирәләр калдырды. Бу бәйрәм көнендә яңа Мәйданыбызда Әзерләнгән 120 утыру урынының барысы да тулысынча биләнгән иде, 325-тән артык кеше җыелды!
-
Олы Ачасырда Авыл көне гөрләде
Олы Ачасыр халкы һәм кунаклары Авыл көнен зур күтәренкелек белән билгеләп үтте. Ямьле күл буе бәйрәм рухы, җыр-моң һәм шат авазлар белән тулды.
-
Мулла иле мәдәният йорты хезмәткәрләре «Россия триколоры» акциясендә катнашты
Россия көне – дәүләтебезнең иң мөһим бәйрәмнәренең берсе. Ул безне Ватанга мәхәббәт, аның тарихына хөрмәт һәм киләчәккә ышаныч белән берләштерә. Нәкъ менә шушы изге көн алдыннан Мулла иле мәдәният йорты хезмәткәрләре «Россия триколоры» акциясенә актив кушылдылар.
-
Татар Исламы авылында Корбан ашы узды
Татар Исламы авылында күркәм традицияләрне дәвам итеп, Корбан ашы үткәрелде.
-
Олы Шырданда милли традиция: Сабантуйга бирнә җыю йоласы башланды
Күңелләрне җилкетеп, күптән көтеп алынган милли бәйрәмебез — Сабантуй ишек кага! Олы Шырдан авылы халкы бәйрәмгә аеруча зур җаваплылык һәм дәрт белән әзерләнә.
-
Норлатның «Ромашка» лагеренда Россия көненә багышланган патриотик бәйрәм узды
«Ромашка» мәктәп яны лагеренда Россия көненә багышланган зур патриотик бәйрәм узды.
-
Россия көнен бәйрәм итү кысаларында Бишнә авылында «Россия триколоры» акциясе узды
Акция Россия флагы төсләрендәге (ак, зәңгәр, кызыл) тасмаларны таратудан гыйбарәт.
-
Олы Ачасырда Авыл бәйрәменә сөлге җыйдылар
Олы Ачасыр авылында халык традицияләрен саклау һәм авылдашларны берләштерү максатыннан уздырыла торган Авыл бәйрәме алдыннан махсус гореф-гадәт башкарылды – өлкәннәр һәм яшьләр берлектә бәйрәмгә сөлге җыю оештырды.
-
Су буенда хәвефсезлек: Мулла Иле мәдәният йорты каршында балалар белән танып-белү чарасы узды
Җәй көне елга-күл буйларында ял итүдән дә рәхәтрәк нәрсә бармы икән?! Бу организмны чыныктыру өчен менә дигән мөмкинлек. Ләкин, кызганыч, ел саен сулыкларда кеше гомерләре өзелә.
-
Җәйге чорда сулыкларда иминлек: Акъегет авылында балаларга суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр
Сулыклар елның теләсә кайсы вакытында, бигрәк тә җәен куркыныч булырга мөмкин. Бу чорда бәлаләрдән саклану өчен билгеле иминлек кагыйдәләрен үтәргә кирәк.
-
«Урман аланында»: Карашәм авылында яшь табигать сөючеләр өчен бик үзенчәлекле чара узды
Бөтендөнья тирә-як мохитне саклау көне уңаеннан Карашәм авылында яшь табигать сөючеләр өчен бик үзенчәлекле чара узды. Бу турыда мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Миләүшә Зиннәтуллина хәбәр итә.
-
Халыкара әкиятләр көне: Акъегет авылында әкият дөньясына сәяхәт кылдылар
7 июнь – бөтен дөньяда әкиятләр көне буларак билгеләп үтелә. Бу матур көн уңаеннан без балалар өчен чын әкият бәйрәме оештырдык.