#яшелүзәнрайонытуганавылым рубрикасы буенча яңалыклар
-
Күл буенда гөрләгән Авыл көне: Олы Ачасырда авыл көнен билгеләп үттеләр
Олы Ачасыр халкы һәм кайткан кунаклар Авыл көнен зур күтәренкелек белән билгеләп үтте. Ямьле күл буе бәйрәм рухы, җыр-моң һәм шат авазлар белән тулды. Бу көн туган җиргә мәхәббәтне, буыннар бәйләнешен һәм авылдашларның бердәмлеген тагын бер кат раслады.
-
Унбер бала үскән нигезнең әниле учагы озак еллар җылытсын
Олыгайган көнеңдә бала-онык-оныкчыклар кадер-хөрмәтен, һәр мизгелдә аларның ихлас яратуларын һәм кайгыртучанлыкларын тоеп яшәүдән дә зур бәхет юктыр. Табып үстергән унбер балаңның да исән-сау булуы, егерме оныгың, егерме өч оныкчыгыңның «дәү әнием-әбием» дип, сагынып яныңа килеп сыенуы, хәл белешеп торуы Аллаһның рәхмәтедер ул.
-
Идел аръягы үзәкләштерелгән клублар челтәре мәдәният хезмәткәрләре өмәгә чыкты
Идел аръягы үзәкләштерелгән клублар челтәре мәдәният хезмәткәрләре Рамил Ринат улы Гобәйдуллин җитәкчелегендә, Кече Шырдан авылында узган зур өмәләрнең берсендә актив катнаштылар.
-
Олы Ачасыр авылында гомер итүче Гәрәева Әлфия Нурулла кызына 90 яшь тулды
Әлфия апа Олы Ачасыр авылында яшәп, авылның җәмәгать тормышында актив катнашкан, кырчылыкта намуслы хезмәт куйган.
-
Күгәй авылында «Хәтер мәңгелек» дигән тарихи сәгать үткәрелде
Күгәй авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашлар хөрмәтенә салынган һәйкәл янында «Хәтер мәңгелек» дигән тарихи сәгать үткәрелде.
-
Бакырчы авылы «Бер минут тынлык» һәм «Хәтер шәме» акцияләренә кушылды
22 июнь – Хәтер һәм кайгы көнен, Бакырчы авылы халкы, бу көнне, авыл уртасында урнашкан обелиск янына җыелып, Бөтенроссия буенча игълан ителгән «Бер минут тынлык» һәм «Хәтер шәме» акцияләренә кушылып искә алды.
-
Олы Ачасыр авылында «Хәтер шәме» акциясе узды
22 июнь — Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан мәдәният йорты каршындагы һәйкәл янында «Хәтер шәме» акциясе үткәрелде.
-
Норлатның «Өмет» волонтерлар штабында эш кайный
Штаб җитәкчесе Роза Ягудина сөйләвенчә, Норлат балалар йортында тәрбияләнүче балалар һәм шул ук учреждениедә эшләүче хезмәткәрләр үз теләкләре белән волонтерлар штабына килеп ярдәм кулы сузган.
-
Олы Яке авылы обелискы янында «Хәтер шәме» акциясе узды
22 июнь — Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан Олы Яке авылындагы Бөек Ватан сугышында һәлак булган якташлар истәлегенә куелган обелиск янында «Хәтер шәме» акциясе үткәрелде.
-
Олы Шырдан авылында «Хәтерләү - яшәү өчен кирәк» исемле митинг һәм «Хәтер шәме» акциясе узды
22 июнь - тарихыбыздагы иң фаҗигале даталарның берсе. Нәкъ менә бу көнне, 1941 елда, кешелек тарихындагы иң дәһшәтле сугышларның берсе - Бөек Ватан сугышы башлана.
-
Хәтер шәме — батырлар истәлегенә: Бишнә авылында «Хәтер шәме» акциясе узды
Ел саен илебез күләмендә Бөек Ватан сугышы каһарманнары истәлегенә багышланган «Хәтер шәме» акциясе үткәрелә. Бу мөһим чарада Бишнә авылы халкы да актив катнаша.
-
Олы Ачасыр мәдәният йортында «Татар милли орнаменты» дигән матур чара оештырдылар
Олы Ачасыр мәдәният йортында татар халкының бай мәдәни мирасын саклауга һәм популярлаштыруга багышланган «Татар милли орнаменты» исемле мавыктыргыч чара үткәрелде.
-
Акъегет авылында Халыкара пикник көне узды
Акъегет авылында Халыкара пикник көне уңаеннан күңелле һәм файдалы чара үткәрелде. Әлеге бәйрәм балаларны берләштерү, дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыту, аралашу һәм күңелле истәлекләр булдыру өчен менә дигән мөмкинлек булып тора.
-
Мәчет – яшь буынга рухи тәрбия бирү учагы: Бишнә авылында мәчеттә балаларга дини тәрбия бирәләр
Мәчет – ул бары тик намаз урыны гына түгел, ә яшь буынга дини белем бирү, рухи тәрбия өләшү, милли гореф-гадәтләрне һәм иман нигезләрен саклап калу үзәге.
-
Клуб – авыл йөзе: аны ничек сакларга?
Авыл клубы – ул бары тик бина гына түгел. Ул – авыл халкының мәдәният учагы, җылылык чыганагы, бердәмлек символы. Авылдашларның гореф-гадәтләре, иҗаты, көнкүреше нәкъ менә клуб стеналарында саклана һәм буыннан-буынга тапшырыла.