#яшелүзәнрайонытуганавылым рубрикасы буенча яңалыклар
-
Бишбатман авылында Хәтер митингы узды
Бишбатман авылы һәйкәле янында сугыш кырында ятып калган батыр солдатларыбызны искә алдылар.
-
«Гөлчәчәк» балалар бакчасына йөрүчеләр Олы Ачасырда «Батырлар онытылмый» дип исемләнгән әдәби-музыкаль чыгыш тәкъдим итте
Бүген «Батырлар онытылмый» дип исемләнгән әдәби-музыкаль чыгышын Олы Ачасырда узган митингта «Гөлчәчәк» балалар бакчасына йөрүчеләр тәкъдим итте. Бакча мөдире Миләүшә Төхвәтуллина җитәкчелегендә биредә тәрбияләнүчеләр шигырьләрне сәнгатьле итеп күңелдән сөйләргә өйрәнде, диңгезчеләр биюен кабатлады. Чара җырлар белән үрелеп барды.
-
Косякау авылында да халык Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә салынган һәйкәл янына җыелды
Бөек Җиңүнең 81 еллыгын зурлап каршылау тантаналы чаралары һәр җирлектә, һәр авылда уза. Зурлыгына-кечкенәлегенә карамастан. Чөнки, бу билгеләнми кала торган бәйрәм түгел.
-
Тыл ветераны Рәхимә апа: авыр еллар аша узган язмыш
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81нче язын каршылыйбыз. Ни кызганыч, яу кырында дошманга каршы батырларча көрәшкән ветераннарыбыз сафы елдан-ел сирәгәя. Тыл ветераннары да аз калып бара. Сугыш һәм аннан соңгы авыр елларны үз җилкәсендә күтәргән, балачагы һәм яшьлеге илебезне торгызу өчен хезмәттә узган апа-әбиләребез авылларыбызда инде бармак белән генә санарлык.
-
Районыбызның Зур Өтәк авылында Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган митинг узды
Илебез азатлыгы өчен башын салган якташларыбыз, тылда авырлыкларга карамый Җиңүне якынайткан ветераннарыбызны бер минут тынлык белән искә алдылар, һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.
-
Күгәйдә «Георгий тасмасы» акциясе үтте
Җиңү бәйрәме алдыннан Күгәй мәдәният йорты хезмәткәрләре авылдашларына Георгий тасмалары таратты.
-
«Өмет» волонтерлар штабы чираттагы гуманитар ярдәмне фронтка җибәрде
Тыл-фронт бердәмлеге Татарстанның һәр почмагында көчле итеп сизелә. Бу юлы да Норлат авылының «Өмет» волонтерлар штабы сугышчыларыбызга чираттагы зур ярдәмне озатты.
-
Тау Иле мәдәният йортында моңлы кичә: «Ышаныч» төркеме хәйрия концерты белән чыгыш ясады
Тау Иле авылында авылдашлар һәм кунаклар өчен чын мәгънәсендә зур вакыйга булды. Авыл мәдәният йорты «Ышаныч» төркеменең хәйрия концертын кабул итте. Бу кичә – бары тик моң, ихласлык, изгелек һәм талант бәйрәме иде.
-
«Халыкның җан авазы – мөнәҗәт»: Кайбыч районы Борындык авылында рухи кичә узды
Кайбыч районының борынгы Борындык авылында рухият һәм гореф-гадәтләргә бай уникаль чара – «Халыкның җан авазы – мөнәҗәт» дип исемләнгән рухи кичә булып узды. Әлеге чара авыл мәдәният йортында оештырылды һәм төрле буын вәкилләрен бергә җыйды.
-
Олы Шырданда «Георгий тасмасы» акциясе узды
Күп еллар дәвамында Георгий тасмасы 9 Май бәйрәменең төп атрибуты булып кала.
-
Мамадыш-Әкил авыл җирлегендә «Туйралык» чишмәсен тәртипкә китерделәр
Чишмә — табигатьнең йөрәге! Чишмәләрне карап-төзекләндерү — безнең күркәм традициябез.
-
Җиңү бәйрәме алдыннан Татар Танае авылында яшәүче тыл ветераны Саимә Гатауллинаны котладылар
Бу изге бәйрәм уңаеннан Мамадыш-Әкил авыл җирлеге башлыгы Фәнис Мирхатуллин, мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре Саимә апаның хәлен белделәр, изге теләкләрен җиткерделәр.
-
Бишнә авылы «Георгий тасмасы» халыкара акциясенә кушылды
Татарстанның барлык районнарында «Георгий тасмасы» халыкара акциясе старт алды. Бишнә авылы да бу изге эшкә бердәм кушылды.
-
Акъегет авылының олуг затлы аксакалына — 90 яшь
Акъегет авылында яшәүче Хәйруллин Мөхәммәтгәрәй Сәетгәрәй улы үзенең мөбәрәк 90 яшьлек юбилеен каршы алды.
-
Җиңүнең 81 еллыгы алдыннан Мулла Иле авылында һәйкәл яны тәртипкә китерелде
Бөек Җиңүнең 81 еллыгы якынлашкан саен, авылларда да, шәһәрләрдә дә сугышта һәлак булган батырлар истәлеген мәңгеләштерүче урыннарга игътибар арта.