Иҗат рубрикасы буенча яңалыклар
-
Хыянәттән соң гаиләне саклап буламы? 12 еллык тормыш тәҗрибәсе
Иремә хыянәтне беркайчан да гафу итмәс идем. Ә менә үзем башка ир-егет белән елга якын очрашып йөрдем.
-
Чит кешеләр (киңәш кирәк)
Мәктәпне көч-хәлгә тәмамладым, әмма имтиханнарда хәлем начарланды, аздан гына аңымны җуймый калдым. Чыгарылыш кичәсенә бармадым, аттестатны болай гына барып алдым. Чөнки... авырлы икәнемне белә идем инде. Егетем миннән бераз зуррак иде, ул мине бала турында беркемгә дә әйтмәскә күндерде һәм мәхәббәт җимешебездән котылыр өчен акча бирде...
-
Хатын акчасы уртак (тормыштан)
Гаилә тормышының ярты елыннан соң Тәнзилә кинәт кенә аларның бары тик аның хезмәт хакына гына яшәүләрен, ә Солтанның үзенекен ни өчендер гаилә бюджетына кертергә ашыкмавын аңлап алды. Кызык әле бу...
-
Бала яратмыйм (язмыш)
Тормышта планнар гына түгел, уйлар да, хәтта карашлар да үзгәрә икән. Безгә бала кирәкми, үзебез өчен генә яшәячәкбез дип өйләнештеләр алар. Дөресрәге, Азалия шулай уйлаган иде...
-
«Бергә яшәгән 10 ел заяга узган кебек» (киңәш кирәк)
Ул төнне ул беренче мәртәбә өйдә кунмады. Дөрес, шалтыратты анысы. «Илдар, мине көтмә, яме. Безгә күпмедер вакыт аерым яшәп торырга кирәк. Соңыннан әйбәтләп сөйләшербез. Сөмбел синең белән торыр инде, яме?» – диде. Һәм шуның белән – шул! Бергә яшәгән 10 ел заяга узган кебек тоелды...
-
Кайгы уртаклашу (хикәя)
Нигәдер әтисенең дә, үзенең дә тамагыннан ризык үтмәде. Кыз тәмам тыелгысыз сулкылдау коллыгында калды. Бик авыр иде аңа. Үзен дөньяның бердәнбер ятиме дип хис итте. Әтисен озаткач кына бу интернатның ятим балаларныкы икәнен белде... Ә әтисе кызын урнаштыруга яшь әни алып кайтты. «Әтиемә дә кирәкмәгәч, мин кемгә кирәк?» дигән яман уй укуын төгәлләп шәһәргә күченгәч тә кызның йөрәгеннән китмәде...
-
Кайда син, малай?! Син бүген безгә шундый кирәк (редакциягә килгән хат)
Бу хәл Ленинградта, 80нче еллар уртасында булды. Автобуста барабыз. Минем ян яктагы утыргычта алты яшьләр тирәсендә бер малай дулана. Әнисе битараф, улына игътибар итмичә, тәрәзәгә карап баруын белә. Ә бала аның үзенә каравын теләп, җиңеннән тарта да тарта. Тәрәзәнең теге ягында агачлар агыла, яңгыр сибәли, бөтен җир соры, ә нишлисең, Ленинград!
-
«Син икән бит ул үтерүче. Газиз баласын үтерүче» (хикәя)
– Әни, нәрсә булды? – диде Зилә. Аннан нидер исенә төшереп: “Булат күренмәдеме анда? Нигәдер килми. Инде өч көн бит балалар туганга. Телефоны да дәшми? – дип өстәде. Әни кеше җавап көтеп текәлгән Зиләнең күзләренә карап: – Килмәс инде бүтән синең Булатың, кызым. Көтмә син аны, – диде. – Ничек инде көтмә?! Ә балалар?.. Балаларны да күрергә килмимени?! – дип сәерсенде Зилә. – Үлде синең Булатың, кызым. Абзарыгызга кереп асылынган. Бүген үзебезнең татар авылына җирләдек. Урыны җәннәттә булсын инде бәгыремнең, – дип өзгәләнде ана...
-
Шәһәр карчыгы (тормыштан)
Төннәрен үз бүлмәсендә елап чыга Мәйсәрә. Авылына, үзенең өенә кайтасы, Нурдидә күршесе белән рәхәтләнеп капка төбендә сөйләшеп утырасы килә. Бәхетенә, ярый әле өен сатып алучы булмады. Күршесенең йорты сатылмаганга Нурдидә бик сөенде инде...
-
Шәмсия Җиһангирова: «Хатын-кыз ул көчсез булуы белән көчле»
Хәтерлисезме, «баскан җирдән ут чыгара безнең кызлар дисеннәр» дип җырлыйлар иде. Чыннан да бар бит андый гүзәл затлар. Шуларның берсе – танылган шагыйрә, прозаик, журналист, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, күпсанлы премияләр лауреаты, Мөслим кызы Шәмсия Җиһангирова.
-
Мәхәббәтме, бәйлелекме? (редакциягә килгән хат)
Без еш кына мәхәббәт белән бәйлелекне бутыйбыз. Мин дә шундыйлар арасында. Дөресрәге, унсигез яшьләремә кадәр шундый идем. Өч ел тирәсе бер егет белән дуслар булдык, тыгыз аралаша идек. Хәтта диңгезгә ял итәргә дә бергә барган булды, гел бергә кая да булса йөрдек, вакытны бергә уздырдык. Тик...
-
«Балачак хатирәсе бүләк иткән әтигә гомерем буе чиксез рәхмәтле булдым» (редакциягә килгән хат)
Минем өчен иң матур ел фасылы – яз, үләннәр яшәрә, агачлар яфрак яра, беренче чәчәкләр күренә башлаган апрель ахыры – май башы. Ә балачакта яз башын – җир уяна һәм беренче кояш нурларыннан җылына башлаган чакны ярата идем.
-
Бәхет байлыкта түгел (редакциягә килгән хат)
Уйларым мине утыз сигез ел артка, ерак Амур өлкәсендәге хәрби шәһәрчеккә алып китте. Тыйнак кына туебыз һәм иң беренче уртак торагыбыз – биш квадрат метрлы бүлмәбез искә төште. Ул чакта ирем кече лейтенант званиесендә һәм погоннарындагы ике кечкенә йолдызчыкны бик горурлык белән йөртә иде. Аның беренче хезмәт хакы алгач, миңа бүләккә «Птичье молоко» конфеты һәм аэродромнан ерак түгел җыеп алынган кыр чәчәкләре алып кайткан көнен бүген дә хәтердә. Алар минем тормышымның матур мизгелләре. Аннары без...
-
Кызыма әйтегез, мин үлдем... (хикәя)
Лена ире үлгәч, кызы янына Мәскәүгә күченә. Ләкин кияве аны картлар йортына җибәрергә уйлый. Язмыш Ленага икенче бәхет бүләк итәме? Йөрәк өшеткеч тормыш тарихы.
-
Гаепсездән гаепле калдым (редакциягә килгән хат)
«Менә сиңа мәәә!» – диеп әйтерлек хәлдә калдым бит әле, җәмәгать. Иптәш кызым иренең сулга йөрүендә мине гаепсездән гаепле итеп калдырды, сөйләшми хәзер. Классташым Лениза мәктәп эскәмиясеннән үк кияүгә чыкты дисәм тә була...