Иҗат рубрикасы буенча яңалыклар
-
«Хатын хыянәтен татыган кеше мин» (киңәш кирәк)
Исәнмесез, мин гади авыл кешесе, пенсия яшендә. Ялгызым яшим әлегә. Торыр җирем дә, көчем дә бар. Хатын хыянәтен татыган кеше мин. Яшь чакта авылдан армиягә алдылар. Көтәм дип вәгъдә биреп калган кызым, мин кайтырга өч ай калгач, кияүгә чыкты. Вәгъдәсендә тора алмады. Аннары армиядән кайткач...
-
Әни гаеплеме? (язмыш турында уйланулар)
Инде пенсия яшенә җитеп барган карт «бәбәй»ләрнең, үзләренең булдыксызлыгын аклар өчен, әниләрен гаепләргә маташу модага кереп китте. Имеш аңа бирмәгәннәр, өйрәтмәгәннәр, тәмле ашатмаганнар, саксыз сүз белән яралаганнар һ.б. Бөтен җәмгыять «псих»ланган заманда яшибез. Кая карама психологлар яшәргә өйрәтә...
-
Чит балалар булмый (редакциягә килгән хат)
Иремнең апасы кырык ике яшендә генә беренче баласына узды. Һәм, бик тә кызганыч, аны тапканда, яңа туган улын да күрмичә, китеп барды... Чын күңелемнән еладым, шулай булуын бер генә тамчы да теләмәгән идем. Баланы ире ялгызы тәрбияләде. Без ярдәмебезне тәкъдим итеп тордык, әмма ул үзе дә зур молодец – улына бик яхшы әти булды. Әмма...
-
Җиңгәм: «Чибәр ирләр уртак булалар», – диде... (киңәш кирәк)
Үземнең артык яратуымнан куркып, яратмаган кешегә кияүгә чыгып, ике бала табып үстердем. Җиңгәм ялгышкан: ирнең чибәре дә, урта кулы да барыбер уртак икән. Иремнән рәхәт күрмәдем: эчте дә, туйганчы өстемнән дә йөрде. Әмма ир итеп яшәдем. Барыбер кадеремне белмәде...
-
Замана баласы (хикәя)
Ул ике ел инде ялгыз бер әбине карый. Төгәл генә әйтә алмыйм – әбисеме ул аның, берәр туганымы, әллә аңа бөтенләй чит-ят кешеме? Көн саен, кайткан уңайга, кибетләрдән ризык җыеп кереп, шул түшәк иясен бөртекләп карап, астын-өстен алыштырып, тамагын туйдырып, юындырып-киендереп чыга...
-
Ышанычсыз ирдән Аллаһ саклады (редакциягә килгән хат)
Тормышымның астын-өскә әйләндереп, дөрес юлга кертеп җибәргән бу хәлләргә инде ундүрт ел узды. Институтны тәмамлап, эшкә урнашкач, ике ел йөргән егетем белән бергә яши башладык. Фатир арендалап, әлбәттә. Шулай карар иттек: алдан аякка басабыз, акча туплыйбыз, аннары әти-әниләргә бер авырлык та китермичә, үз акчабызга туй ясыйбыз. Ак болытларда йөздек, бер-беребезне үлеп яратабыз һәм ышанабыз. Бер юлы мин авылга кайтып киттем һәм...
-
«Иремә әти байлык вәгъдә иткән икән» (тормыштан)
Уку елы җитеп килә. Балаларны киендерергә, мәктәпкә әзерләргә кирәк. Кулга эш бармый. Ирем кинәт икенче хатынга чыгып китте. Кинәт дип тә булмый. Минем балачактан физик кимчелегем бар. Битемнең яртысын миң каплаган. Шуңа кияүгә чыга алуыма куанып яшәдем. Ирем генә түгел, туганнары да мине кешегә санамады...
-
Ул ел буе хыянәт иткәнен иренә сөйләде... (тормыштан)
Гөләндәм бүген тәрәз каршында озак утырды. Яфракларның әкрен генә җилдә тирбәлүен күзәтеп, йөрәге кысылып-кысылып куйды. 34 яшендә, гаиләсе, балалары, йорты булган хәлдә, ул нигә мондый юлга басты соң? Үзенә үзе җавап бирә алмады...
-
Ялган ана (тормыштан)
Баланы бик авыр таптым. Миңа аны тугызынчы көнгә генә китерделәр. Никадәр генә тырышсам да, ул инде ими капмады. Сава-сава эчереп күкрәкләрем күгәреп бетте. Үзеңне азаплама, зинһар, дип, ирем туктатты... Гел онытмыйм, беренче тапкыр бала белән кайнаналарга кайттык. Үзем утырып чәй эчкәнче балага ясалма сөт ясый башладым. Әни карап торды да: «Син ялган ана икәнсең», – диде. Күңелем тулды... Бала ачыккан саен, күкрәгеңне чыгарып кына каптыруның бәхет икәнен белмиммени мин?! «Нигә елыйсың, баласын үзе имезмәгән кеше ялган ана була инде!» – диде ул. Икенче тапкыр без аларга балага яшь ярым булганда кайттык...
-
«Үзең теләгәнне эшләргә кирәк, бәлки ул язмыштыр...» (тормыштан)
Тормышта үз кешемне табарга нәкъ менә перфекционист булуым ярдәм итте. Шундый кызык булды ул. Ничек таныштыгыз дип сорасалар, без аны сөйләргә бик яратабыз. Почтада чиратта торам шулай. Заказной хат килгән иде, шуны алырга бардым. Кеше дә күп түгел, әмма чират шактый әкрен бара. Минем алда бер егет баскан. Мин аның йөзен күрмәдем дә, кердем дә...
-
«Алтын кияү» хакына Айгөл капкынга эләкте... (тормыштан)
Наилнең беренче шелтәсе косметика өчен булды: «Ник бизәнәсең инде өйдә? Кыйммәт бит ул!» – диде. Айгөл моны шаярып кабул итте, чөнки чынлап та ул кыйммәтле косметика алмый иде, ә матур булу – ире өчен тырышу түгелмени? Ләкин борчулы мизгелләр тагын да ешрак була башлады. 1 айдан соң Айгөлнең үз акчасы бетте...
-
Күрәзәче хатын әнигә үлем юраган, нишләргә?.. (киңәш кирәк)
Әни күрәзәче хатынга барган. Багучыга барма, башыңа бәла алма, диләр бит. Юкка түгел инде ул. Бу хатын әнигә, 54 яшеңдә үләсең, дигән. Әнигә бүген 52 яшь. Төнлә йоклый алмый башлады, тамагыннан ризык үтми, гел шул хатынның сүзләрен уйлап йөри. Әнине нишләтергә белмим. Ә ул хатын дөрес күргән булса?.. Безнең нәселдә хатын-кызларга бәхет мулдан бирелмәгән. Бөтенебезнең язмышы аваздаш...
-
Ул миңа: «Туй булмаячак...» – диде (тормыштан)
Ул көнне эштән кайтып керде дә: – Безгә бик җитди сөйләшергә кирәк, – диде. Аннан минем нидер әйткәнемне дә көтеп тормыйча дәвам итте: – Туй булмаячак... Без синең белән бер-беребезгә туры килмибез. Син – мин теләгән кеше түгел! – диде. Аяк астында җир шуыша дип әйтәләр бит әле – мин аның ничек булганын шул мизгелдә аңладым...
-
Артка үзен генә утыртма! (редакциягә килгән хат)
Әйшә тукталышында өч-дүрт яшьләр тирәсендәге баласын җитәкләгән яшь хатын кулын күтәрә. «Юл уңае булса, алып кайтам», – дип уйлый Разыйх. Шулай булып чыга. «Утырыгыз», – дип, башын кага. Машинасының арткы ишеге ачыла, бераздан ябыла. Бу кузгалып китә. Әйтелгән урынга кайтып җитәләр, машинаны туктата, артка борылып карый һәм... күзләре маңгаена менә! Артта бала берүзе була!
-
«Ул сабак әнинең дә, минем дә хәтердә гомергә калды» (редакциягә килгән хат)
Кечкенә чагымда әнидән миңа һәр нәрсә өчен эләгә иде. Ялгыш кына он түктемме, тәлинкә ваттыммы, күлмәгемне буядыммы – барысы өчен дә эләкте. Җитмәсә андый хәлләр бик еш булып тора иде. Тик бернәрсәне дә үч итеп, усаллык белән эшләмәдем, үзеннән үзе шулай килеп чыга – менә шундый «саплаган куллы» бала идем...