Иҗат рубрикасы буенча яңалыклар
-
Ахирәтләр (хикәя)
Сания белән Зәйнәп кычкырыштылар. Кычкырыштылар дип... Алай бер-берсенә әллә нинди ямьсез сүзләр әйтешмәделәр әйтешүен. Кычкырышу дип әйтү дөрес тә булмас. Сүзгә килделәр диик. Тик торганнан, буп-буш урында килеп чыккан низаг булды бу. Югыйсә аларның дуслыгы инде еллар белән сыналган, авырлыклар белән чарланган дуслык иде...
-
Гаилә бөтен мәшәкатьләрне дә бергә күтәрергә тиеш
Әтиегез ял итсен!» Еш кына әнә шундый сүзләрне әйтергә яратабыз без хатын-кызлар! Әниләр бала тудыру йортыннан кайткач, зур хата эшлиләр! Әтисе көне буе эштә, арый, йокласын! Бәбидән соң әле тернәкләнеп бетмәгән әни төне буена бала белән әвәрә килеп чыга. Әтигә тимиләр, әти арый! Ә әни арымый!
-
Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың (редакциягә килгән хат)
Ул эшендә соңга кадәр тоткарлана, сөяркәсе янында булган вакытларын яшерү өчен, имеш, әле командировкага, әле балыкка бара, хатынына карата дорфалана, хезмәт хакының күп өлешен бирми башлады...
-
«Әниемне аждаһага тиңлим» (тормыштан)
Миңа 19 яшь һәм миңа психолог кирәк. Миңа калса, әгәр мин үземнең балачак яраларымны дәваламасам, алга таба кешечә тормыш итә алмаячакмын. Алдан ук әйтәм: мин әти-әнием белән аралашмыйм, һәм алар белән минем берничек тә контактка керәсем килми. Мине хәзер бары тик психик сәламәтлегем генә борчый...
-
Соңлап килгән мәхәббәт... китте...
60 яшенә якынлашкан чакта, Тәскирә Галиевнаның йөрәгендә яңадан гыйшык уты кабынды. 20 елга якын тол яшәгән хатынның күңелендә кинәт ниндидер җылылык, яшерен дулкын уянды. Моңа кадәр бөтен тормышын улы Рәшиткә багышлап яшәде...
-
Моңсу очрашу
Өебез янында гына текә баскычлар бар. Кыш көнендә тайгак инде алар. Шуңа да култыксаларына тотынып, сак кына, аяк астына карап кына атлыйм. Баш иелгән булганга, күрми калганмын...
-
Чишелмәслек мәсьәлә (гыйбрәтле язма)
***
-
Әнием яңадан әни булырга өйрәнде (редакциягә килгән хат)
Әлеге, озак еллар күңелемдә җыелып килгән буа, балам тугач бәреп чыкты. Әни бик тә ир бала табарга теләгән, ә менә бәхетсезлеккә мин туганмын – кыз. Юк, какмады-сукмады, читләштермәде – бу яктан әнигә бер үпкәм дә юк. Беләсезме, әгәр кияүгә чыкмасам, аның мине тиешенчә яратып бетермәвен аңламаган да булыр идем, мөгаен...
-
Яңа ел төнендә көлгә әйләнгән итекләр (онытылмас хатирә)
Ул елны Яңа ел киче шулкадәр салкын иде. Күршеләр икесе дә, әллә кайдан килгән сыман, кат-кат киенеп, киез итекләр киеп керделәр. Өстәл әзер, минем Хафиз гармунны да алып куйды. Менә-менә бәйрәм башланырга тора. Клубка та төшеп биеп кайтырбыз, дибез. Ә өстәлне зур якка әзерләдек. Шунда ишек катындагы карлары эреп юешләнгән итекләргә күзем төште...
-
Иремнең хатыннары икәү бугай (киңәш кирәк)
Барысы да туйга әзерләнгәндә үк башланды. Мин туй күлмәген апасы белән бергә барып алырга тиеш булып чыктым. Апа яратса, матур булачак, диде ул. Эчемдә нидер тырнап куйса да, дәшмәдем инде, килештем. Нәтиҗәдә, миңа түгел, ә аның апасына ошаган күлмәкне алдык. Нигә ризалаштым икән дип әлегәчә үкенәм...
-
Кол (хикәя)
Туры хәрби комиссариатка барып керде Кәрим. Әүвәл башына килгән беренче уе туган ягына чыгып таю иде. Учындагы акчаны санап карагач, ул фикереннән кире кайтты. Ярты юлда тик каңгырап йөрерсең аннары... Ә армиядән барыбер котылып кала алмас, вакытында барып кайтуың хәерле, аннан күз күрер, дип уйлады. Хезмәт срогы ахырына якынлашканда...
-
Балачагымнан ук чын гаиләм булмады (язмыш)
Берсендә иремнең ике көнгә югалып торуы һәм безнең белән элемтәгә чыкмавы соңгы тамчы булды. Мин дә, кайнанам да үзебезгә урын таба алмадык, чөнки аның элек беркайчан да болай кыланганы булмады. Өенче көнгә, иртән кайтып керде Илдус...
-
«Тишек колготкиена кадәр җыеп бирдем» (редакциягә килгән хат)
Бер көнне, менә шул, сөйлисем килгән шаккаткыч хәл булды. Ишегалдында балалар мәйданчыгында уйнап, Дания апаны көтә идек – ялларга Раянны үзләренә дачага алып китәргә теләде. Өстенә абыйсыннан калган костюм белән юка куртка (барысын да элекке каенанам алып биргән) кигән Марат комлыкта кайнаша. Дания апа килде, исәнләштек, анысын-монысын сөйләшеп алдык. Күз карашы Маратка төште һәм йөзе үзгәреп китте: «Миләүшә, нәрсә бу? Мин ул әйберләрне үземнең оныгыма алдым, ә синең... (төртелеп калды) һмм... чит бала өчен дип түгел!»...
-
Булма матур, бул бәхетле (тормыштан)
Без аның белән беренче тапкыр Сабантуй мәйданында очраштык. Мин аны ерактан ук күреп алдым. Әтисенекедәй кап-кара бөдрә чәчләрен җилдә тузгытып, каршыма үзе килде. «Төнлә урамда очратсам, танымый да узып китәр идем. Кара, ничек үзгәргәнсең», – диде ул, мине җитез генә кочагына бөтереп алып. Оялуымнан ике битем шундук кызарып чыкты. «Бүген клубта вечер була. Алмаңа керәм, икәү төшәрбез», – дип кычкырды ул артымнан...
-
Әти белән әни каршында мин гаеплеме, әллә юкмы? (киңәш кирәк)
Минем тормышта шактый зур үзгәрешләр булды менә. Кыз баланың язмышы шундый бит инде... Балага уздым. Бу хакта белүгә шунда ук аларга хәбәр иттем. Әти белән әни дә минем өчен сөенерләр дип уйладым. Мин – аларның бердәнбер кызлары, шулай булгач, бу – аларның беренче оныклары. Аларны куандырам дип уйлап бик нык ялгышкан булып чыктым...