Яшел Үзән

Терлекчелеккә җылы караш кирәк

Көз җитеп, үзенең шыксызлыгын күрсәтә башласа да, район хуҗалыкларына борчылырга урын юк шикелле. Терлек абзарлары вакытында төзекләндерелде. Печән-салам, фураж-силос кебек кышкы азык та мулдан әзерләнде малларга. Дөрес тәрбия күрсәтеп, җитәрлек ашаткач, сыер сөтне дә күбрәк бирә. Ильяс САЛИХҖАН Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең 7 ноябрьгә әзерләнгән сводкасы да нәкъ...

Көз җитеп, үзенең шыксызлыгын күрсәтә башласа да, район хуҗалыкларына борчылырга урын юк шикелле. Терлек абзарлары вакытында төзекләндерелде. Печән-салам, фураж-силос кебек кышкы азык та мулдан әзерләнде малларга. Дөрес тәрбия күрсәтеп, җитәрлек ашаткач, сыер сөтне дә күбрәк бирә.

Ильяс САЛИХҖАН

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең 7 ноябрьгә әзерләнгән сводкасы да нәкъ шуны раслый бит әнә. Хуҗалыкларда бер сыер биргән сөтнең күләмен генә чагыштырыйк. «Овощевод» хуҗалыгында узган ел бер сыер 5,3 кг сөт бирсә, быел 5,9 кг күтәрелгән бу күрсәткеч. «Күгәй»дә узган ел - 3,8 булса, быел - 5,5. «Авангард» җәмгыятендә узган ел - 11,2 булса, быел - 11,8. «Алтын Башак» хуҗалыгында узган ел - 2,4 булса, быел - 3,5. «Табигать байлыгы» хуҗалыгында узган ел - 3,7 булса, быел - 5,6. Әйтергә кирәк, сөтнең сыйфаты да югары. Менә «Авангард» хуҗалыгы һәркайда да алдынгы: фермасында сауган сөтнең 97 проценты, товар булып, сатуга китеп бара. «Алтын Башак»та да сөендерә бу күрсәткеч: сауган сөтнең 92 проценты сатуга китә. «Тау Иле» хуҗалыгында да сөтнең сыйфаты әйбәт: сауган сөтнең 89 проценты сатуга алына анда. Район буенча бу күрсәткеч уртача 85 процент. Күргәнебезчә, быел кышка үсеш белән керәбез, табигатьтә ул-бу чыгып, авыл халкына кыенлыклар өстәмәсен иде, дигән теләк кенә телисе кала безгә.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: