Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Өстәмә пособие кемнәргә түләнә?

Яшел Үзән социаль яклау бүлеге шушы көннәрдә К.Маркс урамындагы яңа иркен бинага күчте. Анда социаль ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр өчен бөтен уңайлыклар тудырылган. Бирегә халык күп йөри. Йөрмәслек тә түгел, законнарга үзгәрешләр еш кертелә. 2011 елның 7 ноябрендә кабул ителгән «Хәрби хезмәткәрләргә акчалата һәм өстәмә ярдәм чаралары турындагы» федераль закон...

Яшел Үзән социаль яклау бүлеге шушы көннәрдә К.Маркс урамындагы яңа иркен бинага күчте. Анда социаль ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр өчен бөтен уңайлыклар тудырылган. Бирегә халык күп йөри. Йөрмәслек тә түгел, законнарга үзгәрешләр еш кертелә.

2011 елның 7 ноябрендә кабул ителгән «Хәрби хезмәткәрләргә акчалата һәм өстәмә ярдәм чаралары турындагы» федераль закон хәрби хезмәт вакытында инвалид булып калган яки вафат (һәлак) булганнарга ай саен пособие түләүгә кагыла. Әлеге карар буенча айлык пособие
I төркем инвалидка - 14 мең сум;
II төркем инвалидка - 7000 мең сум;
III төркем инвалидка 2800 сум түләнеләчәк.
Әгәр инвалид булган хәрби хезмәткәр вафат (һәлак) булса, әлеге пособие үлеп (һәлак булучы) китүчене дә кертеп, гаилә әгъзаларына бүленә.
Мондый төр инвалидларга кайсы категория керә соң? Законда Ватанны саклаганда, шул исәптән фронтта булганда, хәрби хәрәкәтләр алып барылган башка дәүләт территориясендә хәрби хезмәт үткәндә, яки хәрби хезмәтнең башка төрле бурычларын үтәгәндә яралангач, контузияләнгәч, имгәнгәч яки авыру нәтиҗәсендә алынган инвалидлык хәрби травма нәтиҗәсендәге инвалидлык дип санала. Игътибар итегез: әгәр медико-социаль экспертиза бюросы белешмәсендә инвалидлыкның сәбәбе «авыру хәрби хезмәт чорында алынган» дип күрсәтелгән икән, бу очракта акчалата компенсация билгеләнми. Шулай ук мондый пособие яки компенсацияне шундый ук сәбәп буенча Россия Федерациясенең башка федераль законнары һәм норматив актлары буенча алган икән, мондыйларга да пособие билгеләнми. «Әлеге пособие тиешлеләр безнең Яшел Үзән районында якынча 568 кеше, - дип сөйли социаль яклау бүлеге җитәкчесе Зөһрә Бурдина. - Мондый пособиегә ия булучылар кабаланмаса да була, чөнки кайчан гына мөрәҗәгать итсәләр дә, пособие 2012 елның 1 гыйнварыннан башлап түләнә. Апрельдә мөрәҗәгать итәләр икән, пособие барыбер гыйнвардан алып түләнәчәк».
Өстәмә консультацияне һәм документларны тапшыру механизмы турында социаль яклау бүлегендә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә аласыз: Яшел Үзән шәһәре, К.Маркс урамының 57 В йорты, 1нче кабинет. Ветераннар белән эшләү бүлеге телефоны 4-16-62.
Инвалид балаларга өстәмә ярдәм итү максатыннан, ТР Министрлар Кабинеты 188нче карар кабул итте һәм анда 18 яшькәчә даими кайгыртуга мохтаҗ булган инвалид балаларга агымдагы елның 6 апреленнән башлап шулай ук өстәмә пособие түләнә башлый. Мондый пособие гаиләнең уртача айлык табышыннан чыгып, гаилә әгъзасына 7538 сум туры килмәгәндә билгеләнә.
7538 сум - бүгенге көндә Татарстан Республикасында балага яшәү минимумының бер ярым тапкыр күләме.
Әлеге пособиене алу турында һәм кирәкле мәгълүматларны белешү өчен шулай ук социаль яклау бүлегенә ягъни матди ярдәм күрсәтү республика үзәгенең 21нче филиалына мөрәҗәгать итә аласыз. Адресы: К.Маркс урамының 57 В йорты. Телефоны 5-80-01.

Гүзәл Минһаҗева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев