Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Көн-төн ярдәм итәргә әзерләр

27 декабрьдә Россия МЧСы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләде. Коткаручы, янгын сүндерүче һөнәре җәмгыятьтә абруйлы һөнәрләр рейтингында һәрвакыт беренче позициядә тора. Коткаручылар тәүлекнең теләсә-кайсы вакытында экстремаль ситуацияләргә эләгүчеләргә - янгынмы ул, җитди аварияме, стихияле бәла-казамы һәм техноген һәлакәтме - ярдәмгә ашыга. Хәзер Яшел Үзәндә коткаручы функциясен янгын сүндерүчеләр башкара. Яшел Үзән...

27 декабрьдә Россия МЧСы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләде. Коткаручы, янгын сүндерүче һөнәре җәмгыятьтә абруйлы һөнәрләр рейтингында һәрвакыт беренче позициядә тора.

Коткаручылар тәүлекнең теләсә-кайсы вакытында экстремаль ситуацияләргә эләгүчеләргә - янгынмы ул, җитди аварияме, стихияле бәла-казамы һәм техноген һәлакәтме - ярдәмгә ашыга.
Хәзер Яшел Үзәндә коткаручы функциясен янгын сүндерүчеләр башкара. Яшел Үзән янгын сагы гарнизоны хезмәткәрләре ут белән генә көрәшеп калмый, ә аварияләргә эләгүчеләрне дә, суга батучыларны да һәм ишекләре бикләнеп калучыларны да коткара. Аларның оперативлыгы, профессиональлеге аркасында йөзәрләгән кешенең гомере, дистәләгән миллион күләмдә матди байлыгы сакланып калды.
Күптән түгел генә булган очракны - Засорин урамындагы йортта чыккан янгынны искә төшереп узарга кирәк. Бишенче каттагы фатирда янгын чыга. Янгын сүндерүчеләр, бу урынга барып җитү белән, ут сүндерә башлый. Әмма шул вакытта күрше фатирда яшь балалалы хатын яшәве һәм аларның төтеннән тончыгу куркынычы булуы ачыклана. Бер минутны да әрәм итмичә караул җитәкчесе ярдәмчесе Игорь Кузюрин аларга ярдәмгә ашыга. Бәхеткә, бу янгында стеналарга һәм түшәмнәргә зыян салынса да, бер кешенең дә сәламәтлегенә зыян килми. Янгын чыккан очракларда янгын сүндерүчеләргә кешеләрне шулай тиз арада еш эвакуацияләргә туры килә. 2011 елда гына да янгын сүндерүчеләр янгыннарда - 145, ә ДТПга эләгеп, изелгән машина эчендә калган 10 кешене коткарып калган. Коры саннар булса да, аларның һәрберсе артында чынбарлык, коткарылган кеше гомерләре. Әлеге куркыныч һәм катлаулы һөнәр ияләренең кизү тору тәүлекләре чакыруларсыз тыныч узсын дип теләргә генә кала. Янгынга каршы 8нче федераль отряд җитәкчелеге гарнизон хезмәткәрләрен, Коткаручы көне белән котлап, аларга сәламәтлек, имин көннәр тели.
Резидә Йосыпова,
ТР буенча ФПСның 8нче отряды матбугат үзәге хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250