Яшел Үзән

КҮМӘК ЭШ ТӘ ОТЫШЛЫ

Күмәк хуҗалыкларга, ягъни колхозларга ясин чыктык инде без. Күпләр шуларны, терсәкләрен тешләрдәй булып, сагыналар да, әмма соң инде хәзер. Аларны тарату белән бергә югалтуларны күп кичерде авыл. Мисалга, ничәмә еллар тупланган хезмәт тәҗрибәсенең дә юкка чыгуы - үкенеп башларны орырдай зур югалту икәнлеге бәхәссез. Дөрес, элеккечә күмәкләшеп эш алып баручы...

Күмәк хуҗалыкларга, ягъни колхозларга ясин чыктык инде без. Күпләр шуларны, терсәкләрен тешләрдәй булып, сагыналар да, әмма соң инде хәзер. Аларны тарату белән бергә югалтуларны күп кичерде авыл. Мисалга, ничәмә еллар тупланган хезмәт тәҗрибәсенең дә юкка чыгуы - үкенеп башларны орырдай зур югалту икәнлеге бәхәссез. Дөрес, элеккечә күмәкләшеп эш алып баручы хуҗалыклар, берничә генә булса да, бар әле районда. Аларның базар икътисады дип аталган хәзерге заман көрәш кырында исән-имин яши алуларына әлеге дә баягы колхозлар вакытында тупланган тәҗрибә дә нигез бирәдер, мөгаен.

Һәрхәлдә, Тау Иле авылында оешкан хуҗалык менә шул күмәклек биргән мөмкинлекләрдән оста файдалана. Әйтик, үз ихатасында сыерлар тотып, сөт сатып, дөнья күрүче аерым кеше аны литрын, иң күбендә, 10 сумнан тапшыра ала. Ә хуҗалык исә 1 литр сөтен (майлылыгына карап) 13,26 - 12,94 сумнан бирә. Аерма нидән икәнлеген аңлавы кыен түгел: хуҗалык үзенең товарын сөт заводына турыдан-туры сатса, фермер үзенекен арадашчыга бирергә мәҗбүр... Ни генә димә, күмәклектә - көч дигән мәгънәле сүзне дә инкарь итеп булмый бит. Шул ук чәчүне алыйк. Язның бер көне ел тудыра дигән борынгылар. Урып-җыюда да шундый ук өлгергәнлек таләп ителә. Бу эшләрне тиз башкарып чыгарга комбайн-трактор кебек техникалар кирәк. Аерым фермер ай-һай ала алырмы икән андый кыйммәтле машиналарны? Чынында мөстәкыйль эш башлаганнар еш кына шушы хуҗалыкка ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр икән.
Бу мәгълүматларны безгә «Тау Иле» күмәк хуҗалыгы рәисе Әмир Заһидуллин җиткерде. Аның белән танышып әңгәмә башлагач, яшерен батырын түгел, беренче итеп хуҗалыкта эшләүчеләрнең хезмәт хакларын белештек. Узган ел ул, уртача исәпләгәндә, аена 9800 сум тәшкил иткән. Төгәлрәк алганда исә, мисалга, сыер савучыларныкы - быелгы айларда 12-13 мең сумга җиткән. Бу турыда соравыбызның сәбәбе шунда: шәһәр предприятиеләре, гадәттә, хәлләре мактанырлык булмагач, эшкә ничек түләүләрен әйтмиләр. Биредәгеләрнең менә шулай турыдан-туры ачык сөйләшүләре - эшләренең уңышлы баруыннан, билгеле.
«Тау Иле» хуҗалыгы үзе җыйнак хуҗалык - 920 гектар җир биләмәсе бар аның. «Күгәй» күмәк хуҗалыгыннан 1997 елда аерылып башка чыккан ул. Шуннан бирле илдәге кризис давылларына бирешмичә яши Тау Иле халкы.
Хуҗалык игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә. Маллары шактый: җәмгысы 460 башка җиткән. Шуларның 150се савым сыеры икән. Сыерлары таза, узган ел уртача 3400 кило сөт биргән. Үрчем дә әйбәт бара: менә март аенда гына 32 сыер бозау китереп, сөендергән халыкны.
Билгеле, фермадагы уңыш - терлекчеләрнең тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Рәис әйтүенчә, сыер савучы Люция Федорова, Нурия Шәйхетдинова, Алсу Мөхетдинова һәм симертүдә эшләүче Дания Шәрәфиева, Елена Ильясова кебек хезмәткәрләрнең фидакарь тырышлыгын үрнәккә куярлык. Терлекчелектәге үзенчәлекне дә әйтте рәис: фермаларга бернинди дә техника кертмиләр икән. Анда мал караучы егетләр: Рафаил Хөснетдинов, Петр Федоров, Фәрит Гафиятуллин бар эшне ат җигеп башкара, диде ул.
Хуҗалыкның, башка эшләрне алып барырга, ун берәмлек техникасы һәм өч йөк машинасы бар. Биредә Фидаил Шәйхетдинов, Зөфәр Садыйков, Саша Чиберев кебек уңган егетләр хезмәт куя.
«Тау Иле»ндә барысы 34 кеше эшли. Шуларны, теләкләренә һәм осталыкларына карап, төрлесен төрле тармакка билгеләргә кирәк. Менә шуны дөрес аңлаганда гына күмәк хуҗалыкта эш оешкан төстә бара, дип исәпли Әмир Мәхмүт улы. Билгеле, җаваплылык хисе тәрбияләнгән кешедә өмет бар. Үз эшенә бирелеп тырышканны күрсәтмәләр биреп аптыратасы да юк, ул үзе уйлап эшен алып бара.
- ... 2010 ел язында ашламаны да чәчкән чакта ук җиргә кертергә уйладым. Тагын берәр айдан соң кертсәк тә ярый иде аны. Әмма шулай бер очтан эшләп оттык. Үзегез дә беләсез, ул җәйдә китте корылык, җир кибеп катты. Әгәр соңарсак ягулык әрәм итеп, ашлама әрәм итеп йөрү генә булыр иде ул! - дип сөйләде Әмир Мәхмүт улы.
Бу отышның да очраклы түгеллеге аңлашыла. Эшенә җаны-тәне белән бирелгән җитәкчегә генә уңыш үзе елмая. «Тау Иле»некеләр уңган рәис белән лаеклы рәвештә горурлана ала.
Ильяс САЛИХҖАН

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: