Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Кайбер нәтиҗәләр ясар чак...

Узган атнада Яшел Үзән муниципаль район Советының ХХХII сессиясе вакытыннан соңрак башланып китте. Сәбәбе - халык депутатларының вакытында килеп җитмәве, кворум җыелмавы. Яшел Үзән муниципаль район Советы рәисе урынбасары Фоат Шәмсиев депутатларга шелтә белдереп, алга таба тәртиплерәк булуларын сорады. Сессия эшендә оешма, предприятие җитәкчеләре, шәһәрнең мактаулы гражданнары катнашты. Көн тәртибенә...


Узган атнада Яшел Үзән муниципаль район Советының ХХХII сессиясе вакытыннан соңрак башланып китте. Сәбәбе - халык депутатларының вакытында килеп җитмәве, кворум җыелмавы. Яшел Үзән муниципаль район Советы рәисе урынбасары Фоат Шәмсиев депутатларга шелтә белдереп, алга таба тәртиплерәк булуларын сорады.

Сессия эшендә оешма, предприятие җитәкчеләре, шәһәрнең мактаулы гражданнары катнашты.
Көн тәртибенә 12 мәсьәлә чыгарылып, алар бүген бар да актуаль. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Егоров 2013 елда Яшел Үзән муниципаль районының социаль икътисади үсеше турында доклад белән чыкты. Үсеш планга ярашлы рәвештә алып барыла. Салымнар вакытында җыелган, һәр өлкәнең үсешенә анализ ясалган, процентларда төгәл күрсәтелгән.
Финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Ольга Дегтева 2013 елның беренче яртысында бюджетның үтәлеше, башкарма комитетның резерв фонды акчалары тотылышы турында депутатларга, чакырылган вәкилләргә аңлатып бирде.
Яшел Үзән районы халкын тәмәке тарту, аракы эчү кебек начар гадәтләрдән биздерү, сәләмәт яшәү рәвеше тәрбияләү турында 2011 елдан 2015 елга кадәр кабул ителгән программаның 2012 елда үтәлеше турында баш табиб Илгиз Һидиятов сөйләде.
«Ледокол» боз сарае кырыена киртә тотканда шактый гына хилафлыклар киткән. Бу турыда депутатларны Яшел Үзән муниципаль районы контроль-хисап палатасы җитәкчесе вазифаларын башкаручы Гүзәл Максорова таныштырды. Быел анда койма тотарга дип бирелгән акчаларның ни дәрәҗәдә максатчан тотылуы тикшерелгән. Кайбер сумнар тиешенчә тотылмаган. Җаваплы шәхесләр административ җаваплылыкка тартылган. Үз теләге белән эштән китүчеләр дә булган. Шулай ук бу сессиядә контроль-хисап палатасы җитәкчесе итеп Дмитрий Сапожников билгеләнде.
Юлларда Яшел Үзән районында хәвеф-хәтәрсез йөрүне тәэмин итү турында ЮХИДИ җитәкчесе Рәүф Галиев сөйләде. Узган ел белән чагыштырганда шушы чорга әлегә үлүчеләр саны кимрәк, шулай да юлларда хәвеф-хәтәр гел саклап кына тора. Яшьләр бик кызу йөрергә ярата. Соңгы елларда алар катнашында һәлакәтләр бик еш була.
- Уку йортларының укытуы да бик сыйфатлы дип әйтеп булмый, шуңа күрә авария ясаучыларның кайда укып чыкканлыгы турында статистика җыя башладык, - дип сөйли ЮХИДИ җитәкчесе.
Районда һәм шәһәрдә экстремизмга, һәм терроризмга каршы нинди эшчәнлек алып барылуы турында Евгений Малыгин сөйләде. Узган ел Яшел Үзән белән Казан арасында булган шартлау турында да искә алды, традицион булмаган дини агымнарда булган кешеләр турында да әйтеп узды.
2012нче елның 29 декабрендә расланган Яшел Үзән муниципаль район Советы планына кайбер үзгәрешләр кертү турында район башкарма комитеты җитәкчесе таныштырды.
И.Илгиз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев