Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Ике көн – ике ярыш

8-19 февральдә шәһәрнең К.Маркс урамындагы балалар-яшүсмерләр спорт көрәше мәктәбе умарта күчедәй гөжләп торды. Спорт залында ике көн буе ике төрле спорт көрәше буенча Яшел Үзән муниципаль район беренчелегенә ачык турнир булды. Ике көн буе егет һәм кызлар ике келәмдә көч сынашты. Ике көн моннан тамашачылар өзелмәде. Ярышның икесе дә Яшел...

8-19 февральдә шәһәрнең К.Маркс урамындагы балалар-яшүсмерләр спорт көрәше мәктәбе умарта күчедәй гөжләп торды. Спорт залында ике көн буе ике төрле спорт көрәше буенча Яшел Үзән муниципаль район беренчелегенә ачык турнир булды. Ике көн буе егет һәм кызлар ике келәмдә көч сынашты. Ике көн моннан тамашачылар өзелмәде. Ярышның икесе дә Яшел Үзәннең 80 еллыгына һәм Ватанны яклаучылар көненә багышланды, бәйрәмчә тантаналы төстә ачылып, спортчыларны Яшел Үзән яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе Алексей Сафин котлады.
«Өйрәнүе авыр булса, җиңүе җиңел»
Самбо буенча ачык турнирда Яшел Үзән шәһәре һәм районыннан (Олы Яке авылы), Казаннан, Волжскидан килгән 60тан артык спортчы ярышты. Һәр катнашучының җиңәсе, үзен күрсәтеп китәсе килде. Баш хөкемдар Михаил Шорин сүзләренә караганда, яшел үзәнлеләрнең бу спорт төре буенча уңышлары күп. Алар хәзер Россия һәм республика чемпионатларында катнаша, призлы урыннар яулый. Ул Казанның «Ракета» командасының осталыгын билгеләсә дә, яшел үзәнлеләрнең алардан уздырачагына ышана. Искә төшереп узсаң, 1999 елда Яшел Үзәндә узган республика беренчелегендә безнең команда - III урынны, 2001 елны, шулай ук бездә узган чемпионатта V - VI урынны алган. СССР турнирлары һәм Россия ярышлары призеры, хәзер бу мәктәптә тренер булып эшләүче М.Шорин берничә төркем баланы шушы спорт нечкәлегенә өйрәтә. «Самбода йөздән артык алым кулланылып, спортчыдан иң беренче чиратта грамоталылык, хәйләкәрлек, тизлек һәм осталык таләп ителә. Монда көч куллану мөһим түгел. Самбо ул үзеңне үзең коралсыз яклауны аңлата. Милли көрәштә, киресенчә, беренче чиратта көч кирәк», - ди баш хөкемдар. Самбо белән кызлар да шөгыльләнә: Горощеня Софья (студентка) белән Гыймадиева Регина (11нче мәктәп) көч сынашты (тренерлары М.Шорин). Алар икесе дә Татарстан һәм Чувашия Республикалары чемпионы һәм призеры булган. «Самбо безгә үз-үзебезгә ышаныч бирә, тырышып укырга, тормышта үз-үзебезне табарга өйрәтә», - диләр бу кыю кызлар. - Өйрәнүе авыр булса, җиңүе җиңел». Әлбәттә, җиңел түгел, ир-егетләр белән беррәттән көрәшеп кара әле син. Спорт алардан күп вакыт таләп итә, әмма алар музыка белән шөгыльләнергә дә, җәмәгать эшләрендә дә актив катнашырга вакыт таба. 14нче лицейдан, 8 яшьлек Севелиров Павел 5 яшьтән үк спорт белән шөгыльләнә, үз авырлыгында ярышларда һәрвакыт иң алдан бара. Самбодан тыш ул көн аралаш гимнастика белән кызыксына икән әле. Ярышка Олы Якедән Сәгыйтов Айрат, Закиров Рәмис һәм тагын бер Закиров Рәмис килгән. Нәтиҗәләр буенча Айрат - I урынны, ике Рәмис VII белән VIII урынны алды. Бу спортчылар самбо белән икенче елын гына шөгыльләнсә дә, нәтиҗәләре әйбәт. Олы Якедә бу спорт мәктәбенең түгәрәге эшли башлагач, тренер Руслан Назыйров 3 төркем җыеп, аларга 30дан артык яшүсмер йөри башлаган. Болай барсалар, бу спортчыларның киләчәге өметле.
Көнозын барган киеренке көрәш ахырында хөкемдарлар йомгак ясады. Нәтиҗәсе яшел үзәнлеләр файдасына булды. Безнең команда I урынны алса, II һәм III урыннарны Волжск һәм Казан командалары бүлеште.
Яшел Үзән самбочылары Севелиров Павел, Сәгыйтов Айрат, Караваев Руслан, Баранов Константин, Шмелев Денис, Шикалов Михаил, Ермолаев Иван, Горощеня Софья I урын алды. Ә Ермолаев Иван абсолют беренчелекне дә яулады. Ярыш нәтиҗәсенә карап, Татарстан беренчелегенә районның җыелма командасы тупланачак. Яшел Үзән самбочыларын тренер-укытучылар М.Шорин, Р.Сираҗиев, Р.Назыйров әзерләгән.
Яшьләр грек-рим
көрәшен ярата
Спортның олимпия төре, 100дән артык алым кулланырга мөмкин булган грек-рим көрәшен, чынлап та, яшьләр ярата. Кызыксынучыларның һәммәсен дә спорт көрәше мәктәбе үзенә сыйдырып та бетерә алмый хәтта. Шәһәрнең 9нчы һәм 7нче мәктәпләрендә филиаллары ачылган. Ачык турнирда яшел үзәнлеләрдән тыш Казаннан, Йошкар-Оладан, Волжскидан йөздән артык спортчы катнашты. Баш хөкемдар Айрат Индюков ярышның авырлык һәм яшь категорияләре буенча барып, җиңүчеләр билгеләнәчәген, яшел үзәнлеләр арасында Россия күләмендәге чемпионнар булуын билгеләп узды. Мәсәлән, Рәхмәтуллин Динар бүгенге ярышта катнашмаса да, аның турында әйтеп китәргә кирәк. Динар хәзер студент, Яшел Үзән данын еракларга җиткерә, спорт мастерлыгына кандидат, Татарстан Республикасы чемпионы, Россия күләмендәге ярышларда җиңү яулый. Бу ярышта үзләреннән яшьрәкләрне бәяләргә, мәктәптә актив шөгыльләнүче, Татарстан җыелма командасы әгъзалары, күп төрле турнирлар призеры Никаноров Василий белән Фиалковский Кирилл да бар. Алар IX сыйныфны тәмамлагач олимпия резервы училищесына укырга керергә әзерләнә. Бүген алар дуслары, шулай ук көчле спортчылар, Толстов Максим белән Әхмәдуллин Азатны якларга да килгән. Ярышның икесендә дә 5нче гимназиянең V сыйныфы укучысы Мусин Ринат катнашты. Ул милли көрәш белән гимназиядә тренер-укытучы Илдус Рәхимов кул астында шөгыльләнә, ярышларда җиңү яулый. Спортка мәхәббәтне дә аңарда тренеры тәрбияләгән. Өстәвенә, самбо белән грек-рим көрәше ярышларында да үз кеше булып чыкты. Дзюдо түгәрәгенә йөри. «Әгәр дә дзюдо һәм милли көрәш белән шөгыльләнәсең икән, грек-рим көрәше белән самбо җиңел бирелә, - ди ул, олыларча фикер йөртеп. - «Родина» мәдәният сараена брейк-данска да язылдым әле». «4»-«5»ле билгеләренә генә укый. Әнисенә - кечкенә энесен, җәйге ялда Норлатка кайткач, дәү әтисе белән дәү әнисенә кош-корт карашырга булыша. Мәктәпне тәмамлагач, тимерюлчы булып, поезд йөртергә хыяллануын, хулиганланырга, гараж түбәләрендә йөрергә яратканын да яшерми. Бу елгыр малайның барысына ирешәчәге әллә кайдан ук күренеп тора. Спорт мәктәбендә Ринат кебекләр шактый. Чөнки спорт аларны чыныктыра, вакытны дөрес итеп бүлергә өйрәтә.
Спорт мәктәбе җитәкчесе Илдус Хәйруллов сүзләренә караганда, бу ачык турнир ел саен яшьләр эшләре, спорт идарәсе белән берлектә уздырылып, район җыелма командасын тупларга мөмкинлек бирә. «Бездә көрәшкә игътибар арта, шөгыльләнүчеләр дә күп. Бу турнирда да яшел үзәнлеләрнең җиңәсен беләм. Волжск командасы бик көчле булса да. Аларны безнең мәктәпне узган яшел үзәнле Александр Феоктистов әзерләве белән горурланырга була. Җитәкчеләренең Европа чемпионы Александр Серяков булу да үз ролен уйный, әлбәттә. Безнең яшьләрнең үсешенә карап, тренер-укытучыларның максатка юнәлешле эше күз алдында. Казанда уздырыла торган ярышларда җиңүчеләрнең яртысыннан күбрәге гадәттә безнекеләр була. Республика ярышларында Әлмәт, Чаллы, Түбән Кама спортчыларын бик көчле дип әйтер идем. Шушы көннәрдә Ухтада узган чемпионаттан ике спортчыбыз, II, III урыннарны яулап, кайтырга чыкты. Аларны тренер Ринат Салеев әзерләде. Күргәнсездер, өметле яшьләребез күп».
Грек-рим көрәше ике келәмдә барса да, ул кичкә кадәр сузылды. Йөздән артык спортчыны көрәштереп чыгарга, бәя бирергә һәм көчлеләрне финал уенына чыгарып, җиңүчеләрне билгеләргә кирәк иде. Ярышның иң кайнар мизгелләре - финал ярышлары башланды. Анда көрәшчеләргә булсынмы, тренерларгамы, тамашачыларгамы хисләрен тыеп тору җиңел бирелмәде. Ниһаять, спорт залына иң көчлеләр чыгып тезелде. Аларга дипломнар, медаль һәм бүләкләр тапшырылды.
Үз авырлык һәм яшь категорияләре буенча беренче урыннарны Шакиров Руслан, Пекшеев Иван, Сабиров Максим, Әхмәдуллин Азат, Сабитов Рәшит, Хәсбиев Тимур, Гаттаров Альберт, Григорьев Егор, Халиков Адель, Толстов Максим, Маслихин Евгений алды. Болардан тыш безнең команданың копилкасында 7 көмеш һәм 10 бронза медаль бар.
Аларның барысы да тренер-укытучылар А.Данилов, А.Индюков, Р.Салеев, И.Мөхәммәтҗанов кул астында шөгыльләнә. Җиңүчеләрнең барысына да киләсе ярышларда, бигрәк тә Татарстан чемпионатында уңыш телибез. Җиңелүчеләр дә күңел төшенкелегенә бирелмәсен, аларның җиңүләре әле алда. Тырышып шөгыльләнергә генә кирәк.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА
Ә.Зыякаева һәм
М.Самсонов фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250