Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Ел укытучысы

Яшел Үзәннең 15нче мәктәбендә «Ел укытучысы-2012» традицион бәйгесендә шәһәр һәм районның 14 укытучысы катнашты. Әлеге чара Яшел Үзән укытучысының статусын күтәрүне максат итеп куйган. Укытучылар эш тәҗрибәсе белән уртаклашты, таныш булмаган сыйныфта дәрес бирде, мастер-класслар күрсәтте. Быел Гран-прига 15нче мәктәпнең биология укытучысы Ольга Егорчатова лаек дип табылды. Ул шифаханәгә юллама...

Яшел Үзәннең 15нче мәктәбендә «Ел укытучысы-2012» традицион бәйгесендә шәһәр һәм районның 14 укытучысы катнашты.

Әлеге чара Яшел Үзән укытучысының статусын күтәрүне максат итеп куйган. Укытучылар эш тәҗрибәсе белән уртаклашты, таныш булмаган сыйныфта дәрес бирде, мастер-класслар күрсәтте. Быел Гран-прига 15нче мәктәпнең биология укытучысы Ольга Егорчатова лаек дип табылды. Ул шифаханәгә юллама белән бүләкләнде. Республика бәйгесендә Яшел Үзән данын ул яклаячак.
I урынга 11нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучысы Юлия Бакшаева, II урынга 3нче гимназиянең физика укытучысы Ирина Тезева, III урынга 7нче мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Марина Евстифеева һәм 9нчы лицейның физкультура укытучысы Сергей Шипулин лаек булды. Яшь укытучылар арасында иң яхшысы дип 9нчы лицейның инглиз теле укытучысы Язгөлем Гарифуллина танылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250