Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Дружиналар төзү – кирәкле эш

Ирекле янгын сагы дружиналары (ДПО) элек-электән янгын сүндерүчеләрнең беренче ярдәмчесе булган. Сер түгел, янгын сүндерү бүлекчәләре нормативта каралган вакыт эчендә барып җитә алмаган торак пунктлар да бар. Менә шундый урыннарда шундый дружиналарны төзергә кирәк тә инде. 2011 елның 6 маенда бу хакта федераль закон гамәлгә кертелде. Озак та үтми, республикада...

Ирекле янгын сагы дружиналары (ДПО) элек-электән янгын сүндерүчеләрнең беренче ярдәмчесе булган. Сер түгел, янгын сүндерү бүлекчәләре нормативта каралган вакыт эчендә барып җитә алмаган торак пунктлар да бар. Менә шундый урыннарда шундый дружиналарны төзергә кирәк тә инде.

2011 елның 6 маенда бу хакта федераль закон гамәлгә кертелде. Озак та үтми, республикада да шундый ук закон акты дөнья күрде. Яшел Үзән янгын сагы гарнизоны җитәкчесе Зөфәр Хәлиуллин сүзләренә караганда, безнең районда бу эш мондый кануннар кабул ителгәнче үк башланган. Зур Ключида ачылган ДПО - аның беренче карлыгачы. Шушы елда гына да Зур Ключи ДПОсы тревога буенча 14 тапкыр чакыртылган: 10 очракта янгын сүндерсәләр, 3есендә коры үләнгә ут капкан булган, бер тапкыр ДТПга чакырылганнар.
Мондый ярдәм янгын сүндерүчеләргә, чынлап та, бик кирәк. Әмма, районның барлык авылларына вакытында барып җитү өчен, 6 ДПО төзергә кирәк. Аларны җиһазландыруга Яшел Үзән гарнизоны янгын сүндерү техникасы бирергә әзер. Хәзерге вакытта Олы Ачасырда шундый ДПО төзелеп килә. Олы Ачасырда яисә якын-тирә авылларда янгын чыккан очракта ирекле янгын сүндерүчеләр зыян күрүчеләргә янгын сагының төп бүлекчәләре килеп җиткәнче ярдәм күрсәтә алачак.
Резидә Йосыпова,
Яшел Үзән янгын сагы гарнизонының матбугат хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250