Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

Армиядән сәлам

Армия сафларында хезмәт итүчеләр белән телефоннан аралашу гадәти хәл булып саналса да, бер-береңне күреп сөйләшүнең булганы юк иде. Ә моннан берничә көн элек Балтыйк флотында хезмәт итүче егетләр белән әнә шулай - күрешеп аралашырга мөмкин булды. Берсе Татарстан уртасында, икенчесе Калининград өлкәсендә урнашкан Яшел Үзән белән Кронштадт шәһәрләре арасында тугандашлык...

Армия сафларында хезмәт итүчеләр белән телефоннан аралашу гадәти хәл булып саналса да, бер-береңне күреп сөйләшүнең булганы юк иде. Ә моннан берничә көн элек Балтыйк флотында хезмәт итүче егетләр белән әнә шулай - күрешеп аралашырга мөмкин булды.

Берсе Татарстан уртасында, икенчесе Калининград өлкәсендә урнашкан Яшел Үзән белән Кронштадт шәһәрләре арасында тугандашлык җепләре сузылганга җиде ел һәм бу элемтәләр ныгыганнан-ныгый бара. Шушы вакыт эчендә шәһәр һәм районнан берничә дистә егет хәрби бурычын Балтыйк флотының Кронштадтта урнашкан частендагы «Зеленодольск» кораблендә үтәп кайтты. Хәзерге вакытта бу корабльдә алты якташыбыз хезмәт итә.
Район делегациясенең үзебезнең корабльгә бер генә елны да визит ясамыйча калганы юк. Район башлыгы Сергей Батин сентябрьдә Кронштадтка сәфәр кылганда корабльнең капитаны Евгений Тишкевич белән флотта хезмәт итүче егетләргә якыннары белән видеоэлемтә аша аралашу мөмкинлеге тудыру хакында сөйләшкән булган. Бу тәкъдимне Кронштадт хакимияте дә хуплаган.
Матрослар белән аралашырга әти-әниләре һәм туганнары, әле генә шунда хезмәт итеп кайткан ике егет, шулай ук Сергей Батин үзе дә килде. Район башлыгы егетләргә шәһәр һәм район яңалыкларын, шушы арада нинди үзгәрешләр булачагын җиткерде.
Бер сәгатьлек сөйләшү бик тиз узып китсә дә, һәркем канәгать калды.Киләчәктә мондый элемтәләр оештыру даими төс алачак, дип белдерделәр. Шушы көннәрдә Кронштадтка тагын биш егетебез китәчәк.
Алсу Кәлимуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250