Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Район тормышы

10 ел эшләргә исәп бар

Механизатор Наил Гаффаровны Күгәйдә генә түгел, тирә-юнь авылларда да хөрмәт итәләр. Тормыш иптәше белән бергә 5 баһадир (!) тәрбияләп үстергән гаилә башлыгы буларак та, тырыш хезмәте белән илгә-көнгә танылган шәхес буларак та беләләр аны. Гомере буе җир сукалаган, иген иккән алдынгы комбайнчы ул. Исеме хуҗалыкның Мактау тактасыннан төшмәгән, Мактау кәгазьләренең...

Механизатор Наил Гаффаровны Күгәйдә генә түгел, тирә-юнь авылларда да хөрмәт итәләр. Тормыш иптәше белән бергә 5 баһадир (!) тәрбияләп үстергән гаилә башлыгы буларак та, тырыш хезмәте белән илгә-көнгә танылган шәхес буларак та беләләр аны.

Гомере буе җир сукалаган, иген иккән алдынгы комбайнчы ул. Исеме хуҗалыкның Мактау тактасыннан төшмәгән, Мактау кәгазьләренең исәбе-хисабы юк. Киң профильле механизатор диләр аның турында. Ел саен, урып-җыю чоры башлануга, комбайнга утыра. Уллары да шул комбайн тирәсендә кайнашып үсте: әтиләре янында башта ярдәмче булып йөрсәләр, үсә төшкәч, үзләре штурвал артына утырды. Эштән баш тартмады уллары. Кирәксә, тракторга утырып эшләделәр, кирәксә - комбайнга. Бүген әтисе эшен хуҗалыкта төпчекләре Илшат дәвам итә. Урып-җыю эшләре башлангач, тракторы белән, саламны өеп, эскерткә салып бара. Улларымны башлы-күзле иттем, өстемнән бурычны төшердем дип, Наил абый мич башына менмәгән. Хуҗалыкта җиң сызганып эшләвен дәвам итә.
- Хезмәт стажым 50 елдан артык, - ди ул, үтә бер горурлык белән. - Шулай да, тагын бер 10 ел эшләргә исәп бар. Хәзер эшләве күңелле, саулык-сәламәтлек кенә булсын. Комбайнга запас частьны алып кайтып бирәләр, ремонтла гына. Дөрес, минем комбайн үзем кебек, ватылып-җимерелеп тормый, сәгать кебек эшли. Басу-кырлар таныш, шуңа күрә көннәр аяз, матур булса, үземә тапшырылган эшне тиз арада башкарып чыгармын.
«Күгәй» хуҗалыгы механизаторлары арасында ул - иң өлкәне. Өлкән кеше, хезмәттә дә бүтәннәргә үрнәк булып, алдан барырга тиеш. Моны яхшы аңлаган тәҗрибәле механизатор яраткан «Нива»сын урып-җыю чорына вакытында әзерләп куйган. Сынатмаска исәбе.

Әлифел ТАРАЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев