Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#әниеңәшалтыратыргаонытма#29ноябрьәниләркөне

Әниләр көне якынлаша. “Яшел Үзән” газетасы бәйрәм уңаеннан #әниеңәшалтыратыргаонытма#29ноябрьәниләркөне флешмобын игълан иткән иде

Бик күп фотолар юлладыгыз, рәхмәт барчагызга да. Һәм менә, ниһаять, сайтыбызда тавыш бирү тәмамланды.

Шулай итеп, 1 урынга - Рәмзия Әдиятуллина, 2 урынга - Люция Михайлова һәм 3 урынга Лилия Асадуллина лаек булды. Зинһар өчен, җиңүчеләрнең безнең белән элемтәгә чыгуларын үтенәбез. Чөнки бәйрәм санында сезнең хакта газетага язачакбыз. Телефон: 5-68-03, ватсап: 89061112377.

Шулай ук, бу җомга санында газета аша әниләрен бәйрәм белән котларга теләүчеләр булса, безгә мөрәҗәгать итегез. Иң кадерле кешеләрегезгә бүләк ясагыз әле, күңелләре булсын.

Флешмобта катнашкан һәрбарчагызга зур рәхмәт. Аеруча Норлаттан актив хәбәрчебез Роза Ягудинага рәхмәтлебез. Авылдашларын данлап, хөрмәтләп, зурлап яшәүче Роза ханыма исәнлек, гаилә бәхете телибез. Шулай киләчәктә дә бергә булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев