Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#әниеңәшалтыратыргаонытма#29ноябрьәниләркөне

Без флешмобта катнашабыз!

Быел, иң мөһим бәйрәм – Әниләр көнен 29 ноябрьдә билгелибез! Һәм әлеге якты көн алдыннан #әниеңәшалтыратыргаонытма#29ноябрьәниләркөне флешмобын башлыйбыз. Әйдәгез безнең төркем тасмасын әниләребезнең фотолары белән бизибез. ❤

Норлат урта мәктәбе математика укытучысы Бикбова Илсөяр Мансуровна- бик инсафлы, акыллы ике ул әнисе. Азат белән Айнур - әниләренең ике канаты, ышанычлы терәге, киләчәккә өмете. Бик бәхетле әни.


Минем күршем, Зиннәтуллина Дания, бик яшьли ирсез калды, балалары да кечкенә иде. Ул Алинә белән Рәмисне тырышып үстерде, югары уку йортларында укытты, олы тормышка басарга булышты, сынмады, төшенкелеккә бирелмәде. Бик сабыр һәм батыр Әни.


Норлат урта мәктәбе рус теле һәм әдәбияты укытучысы Бикмуллина Ризәлә Вәрис кызының улы Инсаф та, кызы Илүзә дә укытучы хөнәрен сайладылар, Казан мәктәпләрендә бик уңышлы гына эшлиләр. Алар әниләреннән үрнәк алып яшиләр.


Кызыңны кияүгә бирү, кеше гаиләсенә озату- әни кеше өчен бик дулкынландыргыч вакыйга. Әнинең ризалыгы, изге догалары яңа гаилә коручы бала өчен бик мөһим нәрсә.
Авылдашыбыз Гарипова Люция бердәнбер кызы, Аделияга, туй көнендә үзенең нәсихәтен бирә. Бәхетле булыгыз!


Норлатның бәхетле, гүзәл яшь әниләре. Аларның балакайлары- авылыбызның киләчәге.


Кабат Әни синсез көзләр килде,
Синсез тагын җилләр исәләр.
Үзең янда булмасаң да,
Син һәрвакыт безнең йөрәктә.
Бүген Әнинең безнең арабыздан китүенә 7 ел....


Норлат авылында гомер итүче әниебез, Гыйсмәтуллина Рузалияны, чын куңелдән киләчәк әниләр көне белән котлыйбыз! ❤?

Ак бәхетләр юлдаш булсын сиңа әнкәй,
Көннәреңне шатлык бизәсен.
Сәламәтлек – үзе бәхет бит ул,
Ходай шуннан мәхрүм итмәсен.


Норлат авылының бәхетле әниләренең берсе- тыл хезмәткәре, Норлат "Сельпосы" ветераны, дүрт кыз табып үстергән Гатауллина Фәүзия ханым.

Җир шарының төрле почмакларыннан кызлары кайтып, аның җылы куенына сыенган көн ана кеше өчен иң шатлыклысы.


Норлат авылында яшәүче Габидуллина Мәйсәрә апа - алты бала әнисе. Ел саен аның туган көнендә балалары, оныклары, оныкчыклары топ нигезгә җыела. Мәйсәрә апаның 80 еллык юбилеен бергәләп Норлат китапханәсендә үткәрдек. Искиткеч тату, сәләтле гаилә.


Норлат авылында яшәүче Хамидова Гөлчәчәк - ике игезәк малайның әнисе. Аларны табу да, үстерү дә бер дә җмңел түгел. Әниләренең кадерен белсеннәр, акыллы, инсафлф булып үссеннәр!


"Ә минем өч улым бар", - ди Гатауллина Гөлнара Әмир кызы. Өчесе дә ягымлы, тәртипле, булышчан. Гаиләнең горурлыгы булсыннар!


Авылдашыбыз Гатауллин Альберт әнисен(Разия апаны) соңгы көненә кадәр бик кадерләп карады, аның өчен картлыгында ныклы терәк булды.


Ильясов Рөстәм шикелле ярдәмчел, мәрхәмәтле улың булу- әни өчен бик зур бәхет. Ул Чаллыда яшәсәдә, атна саен әнисенә булышыр өчен Норлатка кайтып җитә.


Зиннатуллина Лилия Госман кызының иң зур байлыгы- өч кызы. Ул аларга "күз нурларым" диеп әйтә. Өчесе дә искиткеч тырышлар, уңганнар, тыйнаклар, сылулар, бик сәләтлеләр, "5 " билгесенә генә укыдылар . Зиннатуллиннар- бик күркәм гаилә.


Норлатта яшәүче Миннуллина Рәисә Рәшит кызына 15 баласы яратып, "Әни" диеп эндәшә. Үзенең ике кызы белән бергә 13 ятим бала гаилә җылысын тоеп үсә. Рәисә ханымның мәрхәмәтле күңелендә аларның барсына да урын бар.


Яшел Үзән районы Олы Шырдан авылында улының гаиләсе белән гомер итүче ,тәмле Шырдан катыгы белән Яшел Үзән җитәкчеләрен дә сыйлаучы Әбделмәнова Нүрзия Хәлил кызы оныгы Камилнең никах туенда.


Күгеш авылында яшәүче Адиятуллина Рәмзия #әниеңәшалтыратыргаонытма #29ноябрьәниләркөне флешмобына кушылды?

Балалары Рәзилә, Илсөя, Рәнил, Зәринә белән төшкән фото♥

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев