Тел белгән татар баласы – киләчәккә ныклы адым белән атлый
«Мин татар мәктәбендә татар баласына белем бирәм, бу мөһим эш»
Безнең татар гимназиясендә төрле милләт балалары укыйлар. Мин шушы гимназиядә инглиз теле укытам һәм шуның белән горурланам! Минемчә, татар баласы туган телен, рус телен белүдән тыш инглиз телен дә камил белсә, ул бүгенге көндә югалып калмыячак. Элек- электән безнең ерак бабаларыбыз, мәгърифәтчеләребез дә бик күп телләр белгәннэр. Шул максат белән без дә бүгенге чор балаларын чын дәрәҗәдә Татар зыялылары булып тәрбияләргә тырышабыз. Без конкурслар, олимпиадалар, һәм төрле чараларда катнашып, бик күп җиңүләр яулыйбыз! Балаларыбызда шул рәвешле телләрне өйрәнүгә мәхәббәт һәм толерантлык тәрбиялибез. Шәхсән мин үзем милләтебезгә Татар зыялылары үстерүдә зур өлеш кертәм, дип уйлыйм!
Николаева Ләйлә Камил кызы
#мөгаллим
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев