Светлана Газизова: “Мин татар баласына белем бирәм, бу мөһим эш”
Тарих укытучысы буларак, татар балаларына белем бирүне иң мөһим бурычларымның берсе дип саныйм. Татар халкының бай тарихы — балаларның милли горурлыгын үстерүнең нигезе.
Үткәндәге вакыйгаларны аңлатып, балаларга үз тамырларына, теленә карата ихтирам тәрбияләргә тырышам. Тарих дәресләрендә укучыларны фикерләргә, чагыштырырга, дөрес нәтиҗәләр чыгарырга өйрәнәбез. Балалар үз халкының батырлары, галимнәре, мәгърифәтчеләре турында белергә тиеш. Укучыларның үткен фикерле, тарихи хәтерле булуы — илнең киләчәге өчен зур көч. Тарихи белем бирү — тик фактларны сөйләп бирү генә түгел, ә күңелгә юл табу, рухи баету да дип саныйм. Шуңа күрә мин һәр дәрестә, балаларның һәрберсенә, төрле алымнар кулланып, тарих фәнен яраттырга, ихтирам итергә өйрәтәм.
Газизова Светлана Мирхас кызы
#мөгаллим
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев