Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Янаулардан курыкмагыз

– Мин матурлык салонында администратор булып, рәсми рәвештә урнашмый гына эшләдем. Ике айдан соң эшкә чыкмадым, чөнки җитәкче белән сүзгә килдек. Берничә көннән шалтыратып, миннән 70 мең сумны китереп бирүемне таләп итә башладылар. Имеш, җитешсезлек тапканнар, абонементлар сатылган, әмма программага кертелмәгән. Әгәр дә мин 70 меңне китермәсәм, алар инде 140 мең таләп итә. Судка бирәчәк һәм полициягә гариза язачаклар. Миңа нишләргә?

– Сез бернидән дә курыкмагыз. Алар сезне эшкә РФ Хезмәт Кодексы буенча алырга тиеш иде, әмма эш бирүче моны үтәмәгән һәм закон бозган, шуңа бернинди дә килешү юк, димәк, җаваплылык та юк. Аларның дәгъваларын, әлбәттә, кабул итмәячәкләр.Сезгә бары тик басым ясыйлар, игътибар итмәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев