Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Шәхси эшмәкәр аңарда эшләүче читтән торып укучы студентка түләүле отпуск бирергә тиешме?

– Әйе, тиеш. Хезмәт кодексы кагыйдәләрен барлык эш бирүчеләр үтәргә мәҗбүр, шул исәптән шәхси эшмәкәрләр дә.

РФ ХК 173 маддәсе нигезендә, аккредитациясе булган уку йортларында көндез яки читтән торып уңышлы белем алучы хезмәткәрләргә, уртача хезмәт хакын саклап өстәмә ял бирелергә тиеш. Түләүле отпуск белем бирү учреждениесенең чакыру белешмәсе нигезендә, ике арадагы аттестация, чыгарылыш квалификация хезмәтен яклау һәм дәүләт йомгаклау сынауларын тапшыру өчен, ХКда күрсәтелгән вакытка  бирелә. Чакыру белешмәсен кулына алганнан соң, хезмәткәрнең отпусканы кирәкле вакытта таләп итү хокукы, ә җитәкченең аңа шул ялны бирү бурычы барлыкка килә.

Фото: http://old.nsuem.ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев